Анатолий Арестов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Арестов latin yazuında])
Анатолий Арестов
Туган телдә исем рус. Анатолий Васильевич Арестов
Туган 17 гыйнвар 1922(1922-01-17)
Салгыя[d], Зылатаус өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 18 гыйнвар 2017(2017-01-18) (95 яшь)
Ленинтау, Лениногорск районы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  РСФСР
 СССР
 Россия
Һөнәре нифет чыгару
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Анатолий Арестов (Анатолий Василий улы Арестов, 17 гыйнвар 1922(1922-01-17), Салгыя[d], Зылатаус өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d]18 гыйнвар 2017(2017-01-18) (95 яшь), Ленинтау, Лениногорск районы, Татарстан, Россия) — СССР нефть сәнәгате министрлыгының «Татнефть» берләшмәсенең «Иркәннефть» нефть-газ чыгару идарәсе скважиналарын җир асты ремонты буенча совет сәнәгать производствосы алдынгысы, «Иркәннефть» берләшмәсе мастеры, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы медиафайллар

Крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Гражданнар сугышында хәбәрсез югалганнан соң, әнисе Парасковья Фёдоровна һәм өлкән абыйсы Василий белән яши.

1938 елда, колхоз яшьләре мәктәбенең 7 классын тәмамлап, педагогия техникумына укырга керә, аннан икенче курстан махсус җыю буенча Белорецк шәһәрендәге аэроклуб курсанты итеп алына. 1941 елның мартында һәвәскәр пилотлар курсын тәмамлый, һәм Свердловск хәрби авиация мәктәбенә җибәрелә.

1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, пилот-инструктор, өлкән очучы һәм звено командиры вазыйфасында эзлекле хезмәт итә. 1942 елдан башлап Свердловск хәрби пилотлар мәктәбендә, Ырынбурда Кызыл Байрак орденлы К. Е. Ворошилов исемендәге Чкалов хәрби очучылар авиация училищесында, Көнбатыш фронтның аерым эскадрильясендә, 46нчы запас авиация полкында (Чуаш АССРның Алатыр шәһәре) инструктор булып хезмәт итә. 1944 елның 14 гыйнварыннан бирле бомбардировщикларның 887нче төнге полкы составында (I Украин фронты) хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, 1944 елның җәеннән звен командиры була; 384 боевых вылета[1]. Житомир-Бердичев, Корсунь-Шевченковский, Проскуровский-Черновицкий һөжүм, [[Львов-Сандомир, Висла-Одер, Түбән Силезия, Берлин һөҗүм итү операцияләрендә ҡатнаша. 1946 елның гыйнварында демобилизацияләнә.

Туган ягына кайтканнан соң, Бөре сәүдә мәктәбен тәмамлый, район кулланучылар союзында эшли. Аннары гаиләсе белән Татарстан АССРына күчеп килә, анда «Бөгелмәнефть» бораулау конторасына дизелист булып урнаша. 1954 елның ноябрендә «Ленинтаунефть» НГДУсында нефть һәм газ чыгару буенча оператор, аннары «Иркәннефть» НГДУсында оператор була. 1964 елдан — инженер-диспетчер, 1965 елдан — «Иркәннефть» нефть-газ чыгару идарәсе скважиналарын җир асты ремонты мастеры.

1974 елда Мәскәү Россия дәүләт нефть һәм газ университетының Әлмәт факультетын тәмамлый, тау инженеры булып китә. 1980 елга кадәр «Иркәннефть» тә скважиналарның җир асты ремонты мастеры булып эшли, ә пенсиягә чыкканчы шунда ук хезмәтне саклау буенча өлкән инженер булып эшли.

Җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, туган идарәсендә Остазлар советы рәисе була, Ленинтау шәһәр Советы депутаты, КПСС Татар Өлкә Комитеты, партбюро һәм профком әгъзасы булып сайлана.

Ленинтау шәһәрендә тантаналы рәвештә Анатолий Василий улы Арестовның 90 яшьлек юбилее билгеләп үтелә.[2] Хатыны — Сәгыйдә Исмәгыйль кызы, гаиләләрендә ике ул һәи өч кыз, шулай ук 9 оныгы һәм 8 бүләсе.

Бүләкләре һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугышта катнашкан өчен Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, 3нче дәрәҗә Сугышчан Дан һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

Социалистик Хезмәт Каһарманы (Ленин ордены тапшырылып) (VIII бишьеллыкта — 1966-1970 — нефть һәм газ чыгару һәм югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешү буенча биремнәрне үтәүдә күренекле хезмәтләре өчен) (1971).

Шулай ук медальләр белән бүләкләнә,

«Ленинтаунефть» НГДУсы һәм «Татнефть» ААҖ мактау тактасына берничә тапкыр кертелә.

«Ленинтау шәһәренең Мактаулы гражданины» (2011).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]