Ани (шәһәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ани (шәһәр) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ани
Сурәт
Дәүләт Flag of Turkey.svg Төркия[1]
Нәрсәнең башкаласы Армянское царство[d]
Административ-территориаль берәмлек Карс[d] һәм Карс
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Ахурян[d]
Принадлежит к Museum Directorate of Kars[d]
Гамәлдән чыгу датасы 1319
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы[2]
Мәйдан 250,7 һектар,
432,45 һектар
Панорамный вид
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие (ii)[d], (iii)[d] һәм (iv)[d]
Commons-logo.svg Ани Викиҗыентыкта

Ани (әрм. Անի; грек. Ἄνιονлат. Abnicum төр. Ani; хәзерге Төркиядә Ани кайчагында Оджаклы (Ocaklı) күрше авыл исеме буенча) дип атала, — урта гасыр җимерелгән әрмән шәһәре, хәзерге төрекләрнең  Карс провинциясендә  Әрмәнстан белән чиктәш урнашкан.

961 елдан 1045 елга кадәр Ани шул ук исемдәге патшалык башкаласы була, аның чикләре хәзерге Әрмәнстан һәм Төркиянең көнчыгыш өлешен алып тора. Шәһәр Ахурян елгасы чикләре һәм Бостанлар үзәне белән барлыкка килгән өчпочмаклы калкулыкта тора, аның урыны табигый оборона булып хезмәт итә. Ани 1001 чиркәү шәһәре дип атала, аның аша берничә сәүдә юлы үтә, һәм аның дини биналары, сарайлары һәм ныгытмалары дөньяда иң техник һәм сәнгатьчә камил булган.

Башка чыганаклар буенча, XI гасырда, шәһәр үсеше биеклегендә, Анида 100-200 мең кеше яшәгән, ә шәһәр Константинополь, Багдад һәм Дамаск белән көндәшлек иткән. XII гасырда Ани яңадан әрмән кенәзләре нәселе Закаряннар тарафыннан төзелә һәм яңадан Әрмән мәдәнияте үзәгенә әверелә[3]. 1319 елда җир тетрәүдән соң шәһәрнән китәләр. Ани әрмәннәре Әрмәнстан чикләреннән ерак урнашкан берничә колония булдыралар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әрмән тарихчылары, аеруча Егише һәм Лазарь Парпеци, Ани турында V гасырда телгә алалар. Алар Анины калкулыкта Камсаракан ныгытмасы буларак тасвирлый. Шәһәр Даранаганың Карин төбәгендә урнашкан Ани-Камах ныгытмасыннан һәм мәҗүсилек җирлегеннән  исемен ала. Ани шулай ук Хнамк (әрм. Խնամք) кебек билгеле, хәер, тарихчылар арасында аны ни өчен шулай атаулары турында бердәм фикер юк. Әрмән телен өйрәнгән немец лингвисты Генрих Хюбшман бу сүзнең «хнамель» (әрмән) сүзеннән килеп чыгарга мөмкин булуын әйтте (әрм. խնամել), “кайгырту” дигән фигыль.

Ани патшалыгының башкаласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ани патшалыгы, якынча 1000 еллар тирәсе

IX гасыр башына Аршаруник һәм Ширәктә Камсараканнарның элеккеге территорияләре, шул исәптән Ани, Багратидлар династиясе җирләре составына кертелә[4]. Аларның сюзерен, Ашот IV Мсакер (806—827) 804 елда Хәлифәттән Әрмәнстанның ишханә ишханәсе (князьләрнең князе) титулын ала[5]. Багратидларның беренче башкаласы Анидан 40 км көньяктарак урнашкан Багаран, икенчесе - Ширакаван, ул Анидан 25 км ераклыкта, һәм 929 елда Карс башкала була. 961-нче елда Ашот III (953—977) Анины башкала итә[6]. Смбат II идарә иткәндә (977—989) Ани тиз үсә. 992 елда католикосат та бу шәһәргә күченә. X гасырда шәһәр халкы 50 дән 100 меңгә кадәр кеше тәшкил итә[7].

Шәһәр үсешенең иң югары ноктасы Гагик I (989—1020) идарә итүенә туры килә. Аның үлеменнән соң, ике варис арасында хакимият өчен көрәш башлана, һәм олысы Ховханнес- Смбат (1020—1041) Ани өстеннән хакимлек ала. Византия империясенең һөҗүменнән куркып, ул Византия императоры Василий IIне үзенең варисы дип игълан итә. 1022 елның гыйнварында Католикос Питер Василийга Ховханнес-Смбаттан хат бирергә китә, хатта ул Василийдан аның артыннан тәхеткә утыруын сорый[8]. Ховханнес-Смбат үлгәннән соң (1041), Василийның варисы Михаил IV Ани өстеннән хакимлек игълан итә, ләкин Ани патшасы Гагик II (1042—1045) аңа буйсынмый. Византиянең берничә гаскәре шәһәрне алырга тырыша, ләкин аларның барлык һөҗүмнәре кире кагыла. 1045-нче елда, Византия шәһәр кешеләре кушуы буенча, Ани Византиягә бирелә һәм анда грек губернаторы идарә итә башлый[9].

Мәдәни һәм икътисади үзәк[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр планы

Ани башта сәүдә юлларыннан читтә ятса да, зурлыгы, куәте һәм байлыгы аркасында мөһим сәүдә үзәгенә әйләнә. Шәһәрнең төп сәүдә партнерлары — Византия һәм фарсы империяләре, гарәпләр һәм Үзәк Азия һәм Россиядәге вак халыклар була[9]. Ани үз заманындагы дөньядагы иң зур шәһәрләрнең берсенә әверелә[10].

Талау һәм ташлану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анига Византия армиясе һөҗүм итә һәм төрекләр тарафыннан талана. 1044-нче елда византиялеләрнең һөҗүме турында, әрмән тарихчысы Вардапет Аристакес болай дип язган: "Бу көннәрдә Ром гаскәрләре Әрмәнстанга дүрт тапкыр бәреп керделәр, хәтта алар бөтен илне кылыч, ут һәм кулга алу белән чүлгә әйләндерделәр. Бу бәла-казаларны искә төшергәндә, минем рухым бутала, уйлар туктый, кулларымда курку калтырый, һәм мин хикәяне дәвам итә алмыйм, чөнки минем хикәям ачы, ул зур күз яшьләренә лаек!»[11][12].


XII гасыр гарәп тарихчысы Сибт ибн әл-Джаузи, алдан фаразланган шаһит сүзләре буенча, 1064 елда төрек шәһәрен җимергән вакытта исән калганнарның барысын да әсирлеккә алганнар һәм алар 50 меңнән дә ким булмаган, дип язган[13]

Монголлар тарафыннан Ани яулап алынганлыгы турында[14]

.

1072-нче елда сәлҗүкләр Анины шеддадидларга, мөселман көрдләр династиясенә саталар. Шеддадилар, гадәттә, берничә бай Багратидларга өйләнеп, әрмән һәм христиан халкына карата тыныч сәясәт алып барганнар. Шеддадидлар үзләрен түземсез тота башлагач, халык христиан Грузиясенә ярдәм турында үтенеч җибәргән. Грузиннар 1124, 1161 һәм 1174 елларда Анины алалар, һәр тапкыр аны Шеддадидларга кире кайтаралар. 1124 елгы камалыш вакытында Анины Әрмәнстанның милли героинясы, Айцемник яклый.

1199 нчы елда Грузия патшабикәсе Тамара гаскәрләре Анины ала һәм Шеддадидларны куып чыгаралар; шәһәр белән идарә итү өчен әрмән генераллары Закарэ һәм Иванэ билгеләнә[3]. Яңа династия Закаряннар дип аталган. Ани үсешә, күп биналар, ныгытмалар да, чиркәүләр торгызылды һәм төзелде.

Монгол империясе 1226 нчы елда уңышсыз шәһәрне чолгап ала, ләкин ун елдан соң алар Анины алып, халыкның зур өлешен юк итәләр.Ул шаһиншаһ калада булмаган вакытта колый. Закаряннар кайткач, шәһәр белән идарә итүне дәвам итәләр, ләкин хәзер алар грузиннар түгел, монголлар вассаллары була.

XIV гасырга Анины монгол династияләре Җалаиридлар һәм Чобанидлар җитәкли. Тамерлан Анины 1380нче елларда ала. Аның вафатыннан соң Кара-Коюнлу Әрмәнстан территориясен ала, хәер, өлкәнең административ үзәге Ереванга күчерелә. 1441 елда әрмән католикосаты Эчмиадзинга кайта.Фарсы Сефевидлар династиясе 1510 нчы елдан 1579 нчы елга кадәр, ул Госман империясенә күчкәч, Ани белән идарә итә. Шәһәр ныгытма диварлары чикләрендә , һәрхәлдә, XVII гасырга кадәр кала, ә аннары аларнан читтә йортлар төзи башлый. XVIII гасыр уртасына Ани бушый.

Хәзерге чорда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905-1906 елларда Изге Григорий чиркәвендә Николай Марр җитәкчелегендә казу эшләре алып барыла.

XIX гасырның беренче яртысында Европа сәяхәтчеләре үз табышларын фәнни журналларда бастырып, калган дөньяга Анины ачалар. 1878 елда Карск өлкәсе, шул исәптән Ани, Россия Империясенә күчә. 1892 елда беренче казу эшләре башлана, Петербург Фәннәр академиясе иганә итә һәм көнчыгыш белгече Николай Марр үткәрә[15]. Казу эшләре 1917 елга кадәр дәвам итә. Профессиональ казулар үткәрелә, күп биналарны ачыклыйлар; үлчәүләр ясала, табышлар фәнни әдәбиятта сурәтләнә[16]. Тиздән җимерелергә мөмкин биналарга ашыгыч ремонт ясала. Минучихр мәчетендә музей һәм аның янында махсус төзелгән бина ачыла[17]. Анига тирә-яктагы кешеләр даими йөри башлый[18], анда, хәтта шәһәрдә мәктәп ачу, парклар төзү һәм аналарны төзекләндерү өчен агачлар утырту тәкъдиме дә бар иде[19].

1918 елда Госман империясе Карсны ала. Төркия армиясе шәһәргә якынлашкач, археолог Ашхарбек Калантар шәһәрдән якынча 6000 әйбер чыгара. Иосиф Орбели чакыруы буенча алар Әрмән тарихының Ереван дәүләт музее коллекциясен тулыландыралар[20]. Николай Марр әйткәнчә, шәһәрдә калган бар нәрсә урланган, йә юк ителгән[21]. Төркия бирешкәч, Анины әрмән белгечләре торгыза башлый, тик Төркиянең Әрмәнстанга һөҗүм итүеннән соң шәһәр 1920 елда төрекләргә әйләнеп кайта. 1921 елда Ани шәһәрен Төркиягә беркеткән Карс килешүенә кул куела[22].

1921 елның маенда Төркиянең Бөек Милли Җыены Кязым Карабекирга «Ани һәйкәлләрен җир йөзеннән юарга» боера[23]. Карабекир мемуарларда боерыкка буйсынудан баш тартуын язган[24], әмма Марр экспедициясенең барлык эзләрен юк итү аның үтәлешен күздә тота[25].

Заманча торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ани - шомлы шәһәр, өч гасырдан артык ташланган һәм Әрмәнстан чигендәге төрек милитаризацияләнгән зонасы эчендә бикләнгән. Шәһәрне беркем дә карамый, вандализм, җир тетрәүләр, һәвәскәр казу омтылышлары һәм торгызу шәһәрне юкка чыгара[26].

Коммерцияле булмаган, изге урыннарны саклау белән шөгыльләнүче Landmarks Foundation оешмасы аның юрисдикциягә бәйсез рәвештә якларга кирәклеген күрсәтә. 2004 елдан башлап шәһәрне фотога төшерү тыелды[27]. Шәһәргә килү өчен рәсми рөхсәт кирәкми[28].

Төркия Мәдәният министрлыгы шәһәрне сакларга һәм торгызырга җыенуын хәбәр итә[29].

2010 елның октябрендә Global Heritage Fund отчеты чыга. (ингл. анда Ани 12 һәйкәл арасына кертелгән, алар арасында иң нык җимерелү куркынычы яный, ә сәбәпләр арасында начар идарә итү һәм мародерлык  аталган[30][31].

World Monuments Fund " 1996, 1998 һәм 2000 елларда Ани шәһәрен куркыныч астында булган 100 һәйкәл исемлегенә урнаштырды. 2011 елның маенда WMF соборны һәм Коткаручы чиркәвен, Төркия Мәдәният Министрлыгы белән берлектә саклауны консервациялиялауны башлавын хәбәр итә[32].

Астрономиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр хөрмәтенә 1914 елда Россия астрономы Г. Н.Неуймин тарафыннан ачылган астероид атала.

Панорама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аниның төньяк диварлары панорамасы; 2011 елның апреле
Аниның төньяк диварлары панорамасы; 2011 елның апреле

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр турында күп кенә җырлар һәм шигырьләр язылган.  «Теснем Анин у нор мернем» (әрм. («Увидеть Ани и умереть») — Ованес Ширазның атаклы поэмасы. Төрек-әрмән композиторы Ченк Ташкан аны музыкага салды[33][34].


Ани — Әрмәнстанда иң популяр хатын-кызлар исемнәренең берсеref>Which are most common Armenian names? (2012-08-27). 10 август 2013 тикшерелде. </ref>.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. archINFORM — 1994.
  2. Бөтендөнья мирасы
  3. 3,0 3,1 Lordkipanidze, Mariam. Georgia in the XI-XII Centuries. — Tbilisi: Genatleba, 1987. — С. 150.
  4. Whittow, Mark. The Making of Byzantium, 600–1025. — Berkeley: University of California Press, 1996. — С. 213—214. — ISBN 978-0-520-20497-3.
  5. Garsoian, Nina. «The Arab Invasions and the Rise of the Bagratuni (649—684)» in The Armenian People from Ancient to Modern Times, Volume I, The Dynastic Periods: From Antiquity to the Fourteenth Century. Ованнисян, Ричард (Ed.) New York: Palgrave Macmillan, 1997, p. 146. ISBN 978-0-312-10169-5
  6. Capitals of Armenia: Ani
  7. Redgate, Anne Elizabeth. The Armenians, 2000, p. 210.
  8. Whittow. Making of Byzantium, p. 383.
  9. 9,0 9,1 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок ghaf не указан текст
  10. Joel Mokyr. The Oxford Encyclopedia of Economic History(ингл.). — Oxford University Press, 2003. — P. 157.
  11. The Battle of Manzikert: Military Disaster or Political Failure. Faculty.uml.edu. 2013-08-15 тикшерелгән.
  12. Вардапет Аристакэс. повествование Вардапета Аристакэса Ластиверци, о бедствиях, принесенных нам инородными племенами. — 1072—1087. — С. 82.
  13. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Norwich не указан текст
  14. Л. О. Бабаян. Социально-экономическая и политическая история Армении в XIII—XIV вв.(әрм.). — Калып:Ер., 1964. — С. 206.
  15. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок kaz не указан текст
  16. Kalantar, Ashkharbek, The Mediaeval Inscriptions of Vanstan, Armenia, Civilisations du Proche-Orient: Series 2 — Philologie — CDPOP 2, Vol. 2, Recherches et Publications, Neuchâtel, Paris, 1999; ISBN 978-2-940032-11-2
  17. Marr, Nicolas. Ani – Rêve d'Arménie. — Anagramme Editions, 2001. — ISBN 978-2-914571-00-5.
  18. Manuk-Khaloyan, Armen. «The God-Borne Days of Ani: A Revealing Look at the Former Medieval Armenian Capital of Armenia at the Turn of the 20th CenturyArmenian Weekly. November 29, 2011. Retrieved March 30, 2012.
  19. (әрм.) Hakobyan, Tadevos Kh. (1982). Անիի Պատմություն, 1045 թ. մինչև անկումն ու ամայացումը [The History of Ani, from 1045 Until its Collapse and Desolation], vol. 2. Yerevan: Yerevan State University Press, pp. 368—386.
  20. Kalantar, Ashkharbek. Armenia from the Stone Age to the Middle Ages(ингл.). — Recherches et Publications, 1994. — ISBN 978-2-940032-01-3.
  21. Marr, Nikolai Y. "Ani, La Ville Arménniene en Ruines, " Revue des Études Arméniennes. vol. 1 (original series), 1921.
  22. (әрм.) Zohrabyan, Edik A. (1979). Սովետական Ռուսաստանը և հայ-թուրքական հարաբերությունները, 1920—1922 թթ. [Soviet Russia and Armenian-Turkish Relations, 1920—1922]. Yerevan: Yerevan State University Press, pp. 277—280.
  23. Калып:Нп3 {{{башлык}}}(ингл.) // Калып:Нп3 : journal. — Oxford University Press. — Т. 1. — № 2. — С. 192.
  24. (төр.) Karabekir, Kazım. Istiklal Harbimiz [Our War of Independence](ингл.). — Istanbul: Türkiye Yayınevi, 1960. — P. 960—970.
  25. Sim, Steven. The City of Ani: Recent History. VirtualANI. әлеге чыганактан 2007-01-26 архивланды. 2007-01-26 тикшерелгән.
  26. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок virt не указан текст
  27. Sim, Steven. The Permit for Visiting Ani. VirtualANI. 2007-01-22 тикшерелгән.
  28. Brosnahan, Tom. Ancient Armenian City of Ani. Turkey Travel Planner. әлеге чыганактан 2007-01-01 архивланды. 2007-01-22 тикшерелгән.
  29. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок eco не указан текст
  30. Global Heritage in the Peril: Sites on the Verge. Global Heritage Fund (2010-10). әлеге чыганактан 2011-04-22 архивланды. 2011-06-03 тикшерелгән.
  31. John Roach. Pictures: 12 Ancient Landmarks on Verge of Vanishing, National Geographic (2010-10-23). 3 июнь 2011 тикшерелде.
  32. Turkish Ministry of Culture and Tourism and World Monuments Fund Collaborate on Historic Conservation Project in Eastern Turkey. World Monuments Fund (2011-05). 2011-11-17 тикшерелгән.
  33. Forums / Հայկական Երգերի Շտեմարան / Հայաստան - Կրթական Տեխնոլոգիաների Ազգային Կենտրոն. Ktak.am. әлеге чыганактан 2013-10-29 архивланды. 2013-08-15 тикшерелгән.
  34. "Ani", A Poem By Hovhannes Shiraz. Yerevan2012.org (2012-02-16). әлеге чыганактан 2017-06-20 архивланды. 2013-08-15 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • S. Peter Cowe. .
  • (әрм.) Tadevos Kh. Hakobyan. .
  • (әрм.) Tadevos Kh. Hakobyan. .
  • Raymond Kevorkian. .
  • H.F.B. Lynch. . — ISBN 1-4021-8950-8.
  • Nicolas Marr. .
  • Vladimir Minorsky. . — ISBN 0-521-05735-3.
  • Paolo Cuneo. .
  • Ashkharbek Kalantar. .
  • Thomas Allen Sinclair. .
  • ანისი [anisi] (груз.). National Parliamentary Library of Georgia. Дата обращения: 4 ноября 2013.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]