Анна Гурарий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анна Гурарий latin yazuında])


Анна Гурарий
Туган 3 октябрь 1972(1972-10-03)[1] (51 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Алмания
 СССР
Һөнәре пианист

Анна Гурари ( 3 октябрь, 1972 ел, Казан ) - пианист.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анна Семёновна Гурарий 1972 елның 3 октябрендә Казанда Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Семён Иосифович Гурарий (1946 елда туган) һәм Людмила Ивановна Гурарий (1946 елда туган) гаиләсендә туган.

5 яшендә әти-әнисеннән музыкага өйрәнә башлый. Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә К.Шашкинада укый. В. Горнастаевадан дәресләр ала.

1986 елда Мәскәүдәге Кабалевский конкурсында тәүге премия ала, 1989 елда - Гөттингендә узган Халыкара Шопен Конкурсында җиңү яулый.

1990 елда әти-әнисе белән Германиягә күченеп китә, Мюнхендагы Югары музыка мәктәбендә белем алуын дәвам итә.

1994 елда Дүссельдорфта узган беренче Халыкара Клара Шуман конкурсында беренче премия ала.(«Concours Clara Schumann», 1994). Шул вакыттан аның киң иҗат эшчәнлеге башлана.

Анна Гурарий шулай ук Германия, Италия, Австрия һәм Япониядә фортепианодан укыта. Мюнхенда яши.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бетховен, Шуман, Шопен, Брамс, Скрябин, Рихард Штраус, Цемлинский, Хиндемит, Барток, Прокофьев, Гөбәйдулина, Родион Шедрин, Йорг Видман .

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вернер Херцогның «Непобедимый» (2001). фильмында төп рольләрнең берсен уйный. (2001).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]