Антонина Крюкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антонина Крюкова latin yazuında])
Антонина Крюкова
Туган 5 март 1936(1936-03-05) (88 яшь)
Сухаревка, Мәләвез районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре тикшеренүче, табиб, терапевт

Антонина Крюкова (5 март 1936 ел) — ССРБ һәм Россия галим-терапевты. Медицина фәннәре докторы (1988). Профессор (1989). ССРБның сәламәтлек саклау отличнигы (1975). Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2003. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2000).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антонина Яковлевна Крюкова 1936 елның 5 мартында Башкорт АССРның Мәләвез районы Сухаревка авылында туган.

1963 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Архангел үзәк район дәваханәсендә эшли, 1966 елдан — Стәрлетамак районы «Стәрлетамак» совхозының Үзәк усадьбасы дәваханасында участок табибы була.

Кешенең лимфа системасы

1968 елдан — халык депутатларының Уфа шәһәр Советының сәламәтлек саклау бүлегендә баш терапевт.

1971-1975 елларда читтән торып Башкорт дәүләт медицина институтының терапия кафедрасында аспирантурада укый.

1978 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында (1995 елдан Башкорт дәүләт медицина университеты) укыта.

1986 елда поликлиника терапиясе кафедрасы мөдире.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни тикшеренүләре диагностикалау ысулларын камилләштерүгә багышланган, шул исәптән генетик тикшеренүләр; гастроэнтерологик авыруларны дәвалау һәм искәртү. Галим сәнәгать предприятиеләренең язва авыруыннан интегүчеләрне реабилитацияләү һәм инвалидлыкны искәртү буенча тәкъдимнәр, шулай ук эчке органнар авыруларын профилактикалау буенча программалар әзерли, алар Башкортстан Республикасының дәвалау-профилактика оешмаларына кертелгән.

Соңгы елларда А. Я. Крюкова җитәкчелегендә сәламәтлек саклау практикасына якынча 200 яңа диагностикалау һәм эчке органнарның төрле патологияләрен дәвалау һәм авыруларны иртә диагностикалау ысуллары кертелә.

Профессор җитәкчелегендә биш докторлык һәм 13 кандидатлык диссертациясе якланган. 2000 һәм 2009 елларда «Поликлиник терапиясе» дәреслеге (2002 ел тулыландырыла); алты монография, студентлар, практик табиблар һәм сәламәтлек саклау укытучылары өчен 65 методик әсбап нәшер ителгән.

450-дән артык фәнни хезмәт һәм өч уйлап табу авторы.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1975);
  • Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2003);
  • Башкортстан республикасының атказанган табибы (2000)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]