Аракчеевлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аракчеевлар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аракчеевлар
Илтамга
Arakcheev v3 p7.gif
Дәүләт Flag of Russia.svg Урыс патшалыгы
Commons-logo.svg House of Arakcheyev Викиҗыентыкта

Аракчеевлар — бароннар, графлар, һәм затлы дворян гаиләсе, алардан А. А. Аракчеев (1769-1834) килеп чыккан.

Нәселнең килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу фамилиянең килеп чыгышы турында, «Россия Империясенең асыл гаиләләренең гербы»ның III өлешеннән күренгәнчә, борыңгы һәм асыл затлы Аракчеевларга русия тәхетенә хезмәт итүләренә «хакимнар тарафыннан 1667 елда һәм башка елларда милек һәм бу грамоталар» тәгаенләнә. Бер версияга ярашлы, алар XV гасыр урталарында русия хезмәтенә күчә һәм Василий II исеме астында дьяк (рухани) булып чукындырылган татар Аракчей Евстафьевтан таралганнар. Фамилия «көмешкәче, аракы эчүче» / "Уракчы" — (От "урак" — серп/оружие, аффикс "чы-че" — һөнәр күрсәткече) казан-татар кушаматыннан алынган.

«Нәсел китабы»нда («Русская старина» басмасы) Аракчеевларның генеалогиясе мондый сүзләр белән башлана: «1695 елның 6 мартында патша Иоанн һәм Пётр Алексеевич грамотасы белән новгород шәһәре кешесе Иван Степанович Аракчеев «патша Алексей Михайлович хакимлыгы астында Польша белән сугыш вакытында үз әти-бабалары, әтисе һәм үзенең хезмәте өчен» ул чактагы Новгород өязенең Никольский-Тихвинский погосты Бежецкий пятинасындагы буш яткан җир биләмәләренә тәгаенләнде».

Иван Степанович токымнары XVIII гасырда хәрби хезмәттә була, һәм аларның берсе Василий Степанович, граф Миних җитәкчелегендәге госманлы-рус сугышында катнаша, Очаков янында яралана һәм генерал-поручик дәрәҗәсендә хезмәттән азат ителә.

Соңгысының бертуганының улы, Андрей Андреевич, поручик дәрәҗәсендә отставкага китә, Бежецкий өязендә 20 крестьян җаны булган мирас итеп алынган авылда урнаша, һәм 1797 елда үлә. Елизавета Андреевна Ветлицкая белән (175017 июль 1820) никахыннан Андрей Андреевичның өч улы була:

  • Алексей Андреевич — башта барон (1797 ), аннары граф (1799)
  • Андрей Андреевич — генерал-майор һәм Киевта комендант
  • Пётр Андреевич — император Александр I флигель-адъютанты

Гербларының тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб. IV өлеш. N 70.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб Аракчеевларның дворян асыл гаиләсенең гербы: зәңгәр кырлы калканда тартылган җәядән уңга очкан алтын ук сүрәтләнгән (поляк Ук гербы ). Калкан гади затлы торка, аның өстендәге асыл таҗ һәм өч тәвә кошы каурые белән тәмамлана. Калканда алтын белән капланган зәңгәр төстәге чигеш.

Герб. III өлеш. N 7.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барон Арачеев кнәселенең гербы: зәңгәр кырлы калканда тартылган җәядән уңга очкан алтын ук сүрәтләнгән. Калкан көмеш торка лем белән таҗланган, өстендә барон таҗ һәм өч тәвә кошы каурые белән тәмамлана. Калканда алтын белән капланган зәңгәр төстәге чигеш (1797 елның 5 апрелендәге указ).

Герб. IV өлеш. N 15.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Граф Аракчеевлар гаиләсенең гербы: калкан горизонталь рәвештә ике өлешкә бүленә, шуның өске алтын кырында ярты өлешкә чаклы чыккан таҗ таҗлы ике башлы кара бөркет сүрәтләнә, һәм аның күкрәгендә зәңгәр калканда император Павел Беренченең исеме билдәләнгән. Аскы өлешендә, уң зәңгәр кырда тартылган җәядән уңга очкан алтын ук сүрәтләнгән. Сул яктагы кызыл кырда, алтын лафетта кара туп бар һәм аның алдында пирамида рәвешендә туплар урнаштырылган. Калкан граф таҗы һәм белән капланган, аның өстенә өч көмеш торка куелган, аларның уртасындагы граф таҗы һәм өч тәвә кошы белән таҗланган, ә тышкы яктагы икесе уң ягында барон, сул ягында дворян асыл таҗлар белән таҗланган. Калкандагы чигеш алтын белән капланган зәңгәр һәм кызыл төстә. Калкан тотучылар: уң яктан кораллы сугышчы, ә сул якта сыңармөгөз уникор. Калканның аскы өлешендә девиз: "ЯЛАГАЙЛАНМИЧА ТУГЪРЫМЫН" (1799 елның 5 май указы). ) [1] .

Герб. IX өлеш. N 3.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Граф Аракчеев гаиләсенең гербы: (тасвирлау бу биттә герблар җыентыгындагы өземтәдә бирелгән).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. П.А. Дружинин. Общий Гербовник Дворянских Родов. Части I-X. М., Изд. Трутень. 2009г. стр.28-30.  ISBN 978-5-904007-02-7

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]