Артём Айдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артём Айдинов latin yazuında])
Артём Айдинов
Туган телдә исем Артём Николай улы Айдинов
Туган 22 июль 1947(1947-07-22)
Тбилиси
Үлгән 6 декабрь 1965(1965-12-06) (18 яшь)
Казан
Милләт әрмән
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре студент
Ата-ана
  • Николай Артём улы (әти)
  • Офелия Рафаэль кызы (әни)

 Артём Айдинов Викиҗыентыкта

Артём Айдинов, Артём Николай улы Айдинов (Айдинов, Артём Николаевич) (1947 елның 22 июле, Тбилиси1965 елның 6 декабре, Казан) — Казан авиация институтының беренче курс студенты, сугышчан комсомол дружинасы (БКД) әгъзасы, 1965 елның 6 декабрендә Казан урамында кизү торганда хулиганнар кулыннан һәлак була. Исеме Казандагы урамга, мәктәпкә бирелгән, аның исемендәге еллык шәһәр премиясе булдырылган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 22 июлендә Тбилисидә чик сакчысы - әфисәр гаиләсендә туган. Кичке мәктәптә укып, инструментлар заводында электрик булып эшли. Баскетбол буенче беренче разрядка ия була, Гөрҗистанның баскетбол буенча җыелма командасында уйный. Унсигез яшендә Казанга килә, Казан авиация институтының двигательләр төзү факультетына укырга керә. 1965 елның 3 сентябрендә КАИның сугышчан комсомол дружинасына (СКД, рус. БКД) языла, шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен саклый.

1965 елның 6 декабрендә А. Айдинов Короленко урамында урнашкан дружинниклар штабында кизү тора. Штабка «Күршедәге Гагарин урамында кеше кыйныйлар» дигән хәбәр килгәч, курсташы Леонид Штейнберг белән җинаять урынына йөгерәләр. Хулиганнарны тоткарлаганда, дружинникларның икесе дә пычак ярасы ала. А. Айдиновны табиблар коткарып кала алмый. Участковый Риф Хәйретдин улы Моратов җинаятьчеләрне тоткарлауны оештыра.

«Макар» кушаматлы Анатолий Савченконы (18 яшьтә) атарга, «Бычок» кушаматлы Виктор Ермолаевны 13 елга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем итәләр[1].

Артемның җәсәден КАИ тулай торагыннан Казан аэропортына кадәр бик күп кеше озата бара. Мәскәү аэропортында очкычны Мәскәү вузлары студентлары каршы алып, Тбилисигә озатып кала. Артем туган шәһәре Тбилисидә җирләнә[2].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Артём Айдинов фотосурәтләре.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тбилисидәге кабере
  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]