Бадут

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бадут latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Бадут
Ил Индонезия
Төбәк / район Маланг, Көнчыгыш Ява
Төзелеш еллары ???—як. 760 ел

Бадут (Индонезия телендә:Candi Badut) ул Маланг шәһәреннән якынча 5 километр көнбатышта Тидар даирәсендә урнашкан 8-енче гасыр Һинд дине чандисы (гыйбадәтханәсе). Бу андезит таш структурасы Индонезиядә, Көнчыгыш Явада, Маланг регентлыгында, Каранга Бесуки авылында урнашкан.[1] Маланг янында башка гыйбадәтханәләрдән, мәсьәлән, Сингһасари гыйбадәтханәсе һәм Кидал Гыйбадәтханәсеннән аермалы буларак Көнчыгыш Явада урнашуына карамастан бу гыйбадәтханәнең стиле борынгырак Үзәк Ява стиле. Фараз ителгәнчә ул безнең эраның 760 елында төзелгән булган, бу аны Көнчыгыш Явада иң борынгы гыйбадәтханә дип санарга мөмкинчелек бирә.[2]

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Популяр ышанулар "Бадут" исемен Индонезия һәм Ява төшенчәсе белән бәйли, аларның мәгънәсе "клоун". Шулай да "Бадут" исеме Санскрит төшенчәсе Bha-dyut-тан алынган, ул Канопус йолдызына яки Агастья йолдызына карый.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк-көнчыгыштан караганда Бадут гыйбадәтханәсе манзарасы.

Индонезия тарихчысы Пурбатҗарака бу гыйбадәтханәне Мерҗосари авылыннда табылган Динойо язмасы белән бәйли. Бу язма Санскритта борынгы Ява язмасын кулланып язылган, аның чандрасенгкала (хронограммасы) бар: nayana vayu ras ул 682 Сака елына, яки безнең эраның 760 елына карый, анда Канҗуруһан Патшалыгының хөкемдары Гаджаяна патшасы искә алына.[1] Шулай да гыйбадәтханәнең Динойо язмасы белән бәйлелеге тарихчылар арасында һаман бәхәсле, чөнки язма һәм гыйбадәтханә арасында көчле бәйлелек юк. Гыйбадәтханә хәрабәләре 1921 елда ташлар һәм туфрак өеме формасында табылган булган. Бадут гыйбадәтханәсе турында мәгълүм иткән беренче шәхес булып Маурин Бречер булган, ул Малангта эшләгән Нидерланд контроллёры булган. Бадут гыйбадәтханәсе 1925-1926 елда Нидерланд Көнчыгыш Индияләренең Б.Де Хаан каравы астында янә төзекләндерелгән булган. Шул вакытта башкарылган казып чыгарулар нәтиҗәсендә гыйбадәтханә бинасы һаман сакланып калган нигез өлешләреннән кала, тулаем җимерелгән икәне мәгълүм булган.[1]

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә көнбатыш-төньяк-көнбатышка юнәлгән һәм гыйбадәтханәнең алды өч "первара" яки кечерәк изге урыннарның калдыгы булган. Гыйбадәтханә планы тирәли турыпочмаклы таш читән белән әйләндерелгән булган, аның үлчәме 11x 11 метр. Стенаның актуаль биеклеге мәгълүм түгел, чөнки таш читән нигезе генә сакланып калган. Гыйбадәтханәнең уникальлеге булып аның гади нигезе яки аскы өлеше булып тора; ике метр биеклектәге турыпочмаклы гади пьедестал, анда бернинди дә бизәкләр яки тоташтырулары юк.[1]

Кала-макара порталы гарба гриһага алып барган, анда лингам (Шива символы) һәм йони бар.

Баскычлар көнбатыш якта төньяк бүлмәдән керү алдыннан уң якта урнашкан. Стенаның тышында баскычлар тышында хәзер сакланып калмаган кисеп ясалган сурәтләр, әмма флейтада өреп уйнаучы шәхес тирәли чәчәк мотивлары һаман бар. Гарба гриһага (эчке sanctum)-га керү якынча 1,5 метрга чыгып торучы бүлмә белән җиһазланган. Керү портал өстендә кала-макара бизәлеше белән шактый киң булып тора. Гарба гриһа якынча 5.53 x 3.67 метр зурлыгында бүлмә. Бүлмә уртасында лингам һәм йони, алар Шива символы һәм муллылык символы. Бүлмә тирәли кечкенә нишалар бар, анда кайчандыр Һинд дине Илаһларының потлары булган дип ышаныла.[1]

Төньяк нишада Дурга Маһисасурамардини поты.

Хәзерге охшаш Ява Һинду гыйбадәтханәләре, мәсьәлән, Самбисари, Гебанг һәм Мерак гыйбадәтханәсе планнары мисаллары буенча; ишектән уң һәм сул якта Маһакала һәм Нанди (үгезе) потлары урнашкан, төньякта Дурга Маһисасурамардини, көнчыгышысы Ганеша поты өчен ясалган һәм көньяк якта Агастья поты урнашкан. Шулай да, Һинду пантеонының бу баррлык потлары арасында Бадут гыйбадәтханәсендә бары тик Дурга Маһисамурамардини поты сакланып калган, ә башкалары юк. Шул чорның гадәти Ява Һинд дине гыйбадәтханәсе кебек, гыйбадәтханә өч өлештән тезелгән; аскы өлеше ул нигез пьедесталы һәм баскычлар; төп өлеше ул стеналар белән әйләндерелеп алынган төп бүлмәгә алып баручы портал һәм яруслы пирамида түбә структурасы формасында баш өлеше. Хәзерге вакытта гыйбадәтханәнең бары тик ниегез һәм төп өлешләре сакланып калган, ә түбә структурасы юк, бу түбәне төзекләндерү өчен таш өлешләр җитмәүгә күрә.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]