Баймак районы татар авыллары
Баймак районы (баш. Баймаҡ районы, рус. Баймакский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан.
Районда барлыгы 92 авыл бар, шуларның берсе татар авылы — Юлык.[1][2]
Авыл 1781 елны Казан өязе Эзмә авылы (хәзеге Татарстанның Саба районы) ясаклы татарлары тарафыннан нигезләнә. Алар биредә Верхнеуральск-Ырынбур трактында башкортлар урынына почта хезмәте алып бару шарты белән урнаша. 1869 елны алтын ятмаларын үзләштерү башлана. Юлыкта алтын ятмалар хуҗалары Рәмиевләрнең штаб-квартирлары була (1918 елга кадәр).[3].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Баймак районы Юлык авылы халкы: «Башкорт арасында шулай татар булып яшәп ятабыз инде».
- ↑ Юлыҡ тигән татар ауылы.
- ↑ Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга газетасы