Бакый Халидов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакый Халидов latin yazuında])
Халидов Бакый
Туган телдә исем Халидов Бакый (Мөхәммәтбакый) Закир улы
Туган 1905(1905)
РИ, Казан губернасы, хәзерге Апас районы Морзалар авылын
Үлгән 1968(1968)
Ташкәнт
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Һөнәре тел белгече
Балалар Әхмәт Халидов, Әнәс Халидов, Әнвәр Халидов

Халидов Бакый (Мөхәммәтбакый) Закир улы (1905-1968) — тел белгече, Иран һәм гарәп телләре белеме буенча хезмәтләр авторы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакый Халидов 1905 елда Морзалар авылында туган, хәзерге Татарстанның Апас районы.[1] Казан дәүләт университетының физика-математика факультетының астрономия бүлеге тәмамлагач, Ташкент астрономик обсерваториясенә (ТАО) кече фәнни хезмәткәр вазыйфасына эшләргә җибәрәләр.

ТАО да эшләү белән бер үк вакытта Бакый Халтдов Урта Азия дәүләт университетында астрономия буенча лекцияләр укый (соңрак - ТашДУ), Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында астрономия тарихын өйрәнә башлый, ләкин тиздән сугыш башлана һәм аны армиягә чакыралар. Бакый армиясендә 1942-1947 елларда хезмәт итә, башта Иранда совет гаскәрләре штабында хәрби тәрҗемәче, аннары Ташкәнттагы ТуркВО штабында хезмәт итә. Аны армиядән озак вакыт кайтармыйлар, ТашДУ ректораты тырышлыгы белән аны университетка эшкә чакыралар.

1947 елда армиядән кайткач, Бакый ТашДУ көнчыгыш факультетында өлкән укытучы булып эшли. Ләкин аның көнчыгышны өйрәнү буенча югары белем дипломы булмый. ТашДУ-ның Көнчыгыш факультетында эшне дәвам итү һәм үсеш өчен юридик киртә була. Аны бетерү өчен Бакый ТашДУ читтән торып бүлегенә укырга керә, тизләтелгән темплар белән аны тәмамлый һәм тиешле диплом ала.[2] Б. 3. Халидов Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетында "Заманча әдәби телдә пушту гарәп алынмалары" дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый.

1953 елда доцент исеме бирелә. 1953 елдан 1956 елга кадәр Б.З. Халидов Иран-Әфган филологиясе кафедрасын җитәкли, ә 1958 елдан 1968 елга кадәр ул төзегән гарәп филологиясе кафедрасы мөдире була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б. 3. Халидов иранистика һәм гарәп теле буенча профильле курслар укый, Урта Азиядә беренче тапкыр югары белемне пушту телендә укытуга ирешкән . Аның күп кенә укучылары Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Татарстанның югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү институтларында эшли.

Б.З. Халидов көнчыгышны өйрәнү буенча югары уку йортлары өчен дәреслекләр әзерли. Аның 1965 елда дөньяга килгән гарәп теле дәреслеге совет һәм чит ил гарәп тарихчыларының иң югары бәясен ала. Б. 3. Халидов Урта Азиядә беренчеләрдән булып гарәп теле дәреслеген язган кеше, бу дәреслек буенча бүген дә Үзбәкстан, Казахстан, Татарстан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында гарәп телен өйрәнәләр.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. -Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. - 703с. илл.ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]