Бари Гарифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бари Гарифуллин latin yazuında])
Бари Гарифуллин
Туган 10 май 1907(1907-05-10)
Борындык, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 2003
Борындык, Кайбыч районы, Татарстан, Россия
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Бари Гарифулла улы Гарифуллин (1907 елның 10 мае, Борындык, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе2013 елның 21 декабре, Борындык, Кайбыч районы, Татарстан, Россия) — совет авыл хуҗалыгы хезмәткәре, механизатор-комбайнчы. Социалистик Хезмәт каһарманы (1952).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бари Гарифуллин 1907 елның 10 маенда Казан губернасы Зөя өязе Ивановски волосте Борындык авылында (хәзерге вакытта Татарстанның Кайбыч районы) крестьян гаиләсендә туа. Барига 11 яшь булганда, әтисе вафат булгач, малайга гаиләгә ярдәм итү өчен хезмәт итәргә туры килә.

Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Уралга китә, анда 1927 елдан 1929 елга кадәр яши. 1929—1931 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Хезмәт иткәннән соң туган авылына кайта һәм җирле колхозга керә. Механизаторлар курсын темамлап, комбайнчы була.

Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта була, 89 нчы аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонында сугыша. Яхшы хезмәт өчен «Бик яхшы понтер» билгесе белән бүләкләнә. Сугыш ахырында Варшава астында авыр яралана һәм демобилизацияләнә.

Сугыштан кайткач, Кайбыч районының Куйбышев исемендәге колхозында эшен дәвам итә[2]. 1951 елда уракның 25 календарь көнендә иске «Коммунар» комбайнында 6249 центнер ашлык суктырган[3], шуның өчен Социалистик Хезмәт каһарманы исеме бирелә. 1962 елга кадәр Апас районының Фрунзе исемендәге колхозында механизатор булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга.

Төп эшеннән тыш, җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә — 1952—1959 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана[4]. Татар Өлкә Комитеты әгъзасы була. Күп тапкырлар район комитеты һәм партиянең Татарстан өлкә комитеты Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

2003 елның 21 декабрендә вафат була[3]. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә Бари Гарифуллинга караган документлар бар.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]