Борис Калоев
| Борис Калоев | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | осет. Калоты Барис |
| Туган | 1915[1] яки 15 гыйнвар 1916 Байком[d], Алагирский район[d], Россия |
| Үлгән | 2006[1] яки 23 октябрь 2006 Мәскәү, Россия |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Коста Леванович Хетагуров исемендәге Төньяк Осетия дәүләт университеты |
| Һөнәре | этнолог, тарихчы, этнограф, университет профессоры |
| Эш бирүче | РФА антропология һәм этнология институты[d] |
| Кардәшләр | Калоев, Хазби Александрович[d] |
| Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
| Гыйльми исем: | профессор[d] |
Борис Калоев (15 февраль[2] 1916 ел, Россия Федерациясе, Төньяк Осетия Байком авылы — 23 октябрь[2] 2006 ел, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия этнографы[2], тарих фәннәре докторы, нче елда СССР Фәннәр академиясенең Кавказлы бүлегенең төп гыйльми хезмәткәре[3]. Бөек Ватан сугышында катнашучы, орден һәм медальләр белән бүләкләнүче.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1916 елның 15 февралендә Байк Закин тарлавыгы Байком авылында крестьян гаиләсендә туган[4]. Коста авылында Борис Александрович җидееллык мәктәпне тәмамлый[5].
1931 елда рабфакка укырга керә (Дондагы Ростов), 1936 елда рабфакны уңышлы тәмамлап Ростов дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә[5].
1937 елда Төньяк-Осетия дәүләт педагогия институтының тарих факультетына күчә.
1940 елда уңышлы тәмамлый[5]. Институтны тәмамлаганнан соң, армия сафына алына, 1941 елның февральдә — Кавказ аръягы хәрби-сәяси училище курсанты була. Бөек Ватан сугышында катнаша, авыр сугыш елларында Дондагы Ростов, Таганрог, Донбассны азат итүдә катнаша. Сугышта яралана. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм 15 медаль белән бүләкләнә[5].
1945 елның 24 июнендә Борис Александрович Мәскәү шәһәрендә Җиңү Парадында катнаша[5].
1948 елда Мәскәүдә аспирантурада укый (ССРБ ФА этнография институты)[5]. Диссертация яклап: 1951 елда «Моздок осетиннары (тарихи-этнографик тикшеренүләр") дигән темага кандидатлык диссертациясе, 1969 елда «Осетиннар. Этнографик характеристикаларын һәм этногенез проблемалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый[4].
1950-2006 елларда А. Калоев СССР Фәннәр академиясенең этнография институтының Кавказ секторында кече гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр, әйдәүче һәм төп гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара[4].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- «Хәрби хезмәтләре өчен» медале;
- «Батырлык өчен» медале;
- Осетия даны һәм башка медальләр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Record #100329496 // VIAF — [Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
- 1 2 3 БРЭ. А. М. Решетов: Калоев Борис Александрович, archived from the original on 2019-11-05, retrieved 2022-05-27
- ↑ Калоев Борис Александрович, archived from the original on 2019-11-24, retrieved 2022-05-27
- 1 2 3 Калоев Борис Александрович, archived from the original on 2020-12-01, retrieved 2022-05-27
- 1 2 3 4 5 6 Газета «Северная Осетия»: Лаура Касимова «Братья Калоевы из Закинского ущелья», archived from the original on 2019-11-08, retrieved 2022-05-27
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РГБ. Калоев, Борис Александрович — Записки кавказоведа 2022 елның 27 май көнендә архивланган
- Государственная публичная историческая библиотека России Калоев, Борис Александрович (1916-2006)
- Л. А. Чибиров. Б. А. КАЛОЕВ КАК НАРТОВЕД 2019 елның 8 ноябрь көнендә архивланган
- Патриарх этнографического кавказоведения 2019 елның 8 ноябрь көнендә архивланган
- 1915 елда туганнар
- 15 гыйнвар көнне туганнар
- 1916 елда туганнар
- Русиядә туганнар
- 2006 елда вафатлар
- 23 октябрь көнне вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- 15 февраль көнне туганнар
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр
- «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Әлифба буенча галимнәр
- ССРБ галимнәре
- Россия галимнәре
- ССРБ этнографлары
- Тарих фәннәре докторлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары