Борис Огнев
Борис Огнев | |
---|---|
Туган | 5 март 1901 Самар, Россия империясе |
Үлгән | 17 декабрь 1978 (77 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | табиб |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | галим |
Огнев Борис Владимирович (1901-1978) — ССРБ галиме һәм педагог, хирург һәм топографоанатом, медицина фәннәре докторы (1935), профессор (1936), ССРБ Медицина фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты (1946).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борис Владимирович Огнев 1901 елның 5 мартында Самар шәһәрендә туган.
1919 елдан 1924 елга кадәр Казан университетының медицина факультетында укый. 1931 елдан 1978 елга кадәр Б. В. Огнев җиде ел дәвамында педагогик эш тә Үзәк Ленин орденлы табипларның белемен камилләштерү институтында укытучы сыйфатында эшли һәм 1939 елдан 1978 елга кадәр — оператив хирургия һәм топографик анатомия кафедрасы мөдире һәм профессоры.
1931 елдан 1936 елга кадәр Н. В. Склифосовский исемендәге Тиз ярдәм институтында педагогик эш белән беррәттән фәнни-клиник эш белән шөгыльләнә һәм 1937 елдан 1941 елга кадәр С.П.Боткин исемендәге Мәскәү шәһәр клиник дәваханәсендә хирург вазифасын башкара. 1941 елдан алып 1945 елга кадәр Үзәк курортология дәүләт институтында фәнни-тикшеренү эшендә хирургия бүлеге мөдире вазифасын башкара, бер вакытта Бөек Ватан сугышы чорында Мәскәү госпитальләре консультанты булып тора. [1][2][3].
Гыйльми-педагогик эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Б.В.Огневның төп гыйльми-педагогик эшмәкәрлеге топографик анатомия һәм хирургия өлкәсендәге мәсьәләләр белән бәйле, аның тарафыннан ялган аневризмалары һәм ми бүсерләр вакытында баш сөяге дефектларының аутопластика операциясенә күрсәтмәләр эшләнгән, шулай ук аның тикшеренүләре кешенең төрле органнарын һәм аның системасын кан белән тәэмин итүгә багышланган. Б В. Огнев Бөтенрусия һәм Бөтен Союз анатомнар, эмбриологлар һәм гистологлары гыйльми җәмгыйәтенең мактаулы әгъзасы, халыкара һәм Бөтен Союз хирурглары гыйльми җәмгыяте идарәсе әгъзасы булып тора.
1935 елда медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «О путях оттока лимфы от яичка, яичника и червеобразного отростка» темасына диссертация яклый, 1936 елда аңа профессор исеме бирелә. 1948 елда ССРБ Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. Б. В. Огнев җитәкчелегендә йөзгә якын фәнни хезмәт, шул исәптән монографияләр һәм югары медицина уку йортлары өчен дәреслекләр язылган. Ул Зур медицина энциклопедиясенең икенче басмасының «Хирургия» мөхәрририят бүлеге мөхәррире була [1][4][3].
Б.В.Огнев 1978 елның 17 декабрендә Мәскәүдә вафат була.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Библиографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кровеносный сосуд сердца в норме и патологии / Б. В. Огнев, В. Н. Саввин, Л. А. Савельева. - Москва : Меди, 1954. - 120 с.
- Anatomie und Pathologie der Gefässversorgung des Herzens / Boris W. Ognew, Walentin N. Sawwin, Ludmilla A. Saweljewa ; Hrsg. und bearb. der deutschen Ausg. Dr. Wolfram Körner. - Berlin : Akad.-Verl., 1958. - 137 с.
- Топографическая и клиническая анатомия: Руководство / Б. В. Огнев, В. Х. Фраучи. - Москва : Меди, 1960. - 580 с.
- Медицина и физика / Л.-кор. АМН ССРБ Б. В. Огнев, Г. Д. Новинский. - Москва : Знание, 1962. - 64 с.
- Лимфатической система в норме и патологии: Актов речь к 36-летию ЦИУ 13 дек. 1966 г. / Л.-кор. АМН ССРБ проф. Б. В. Огнев ; М-во здравоохранения ССРБ. Центр. ин-к усовершенствования врачей. - Москва : [б. и.], 1966. - 29 с.;
- Сегментар строение легких / Б. В. Огнев, Ю. Е. Ренков ; М-во здравоохранения ССРБ. Центр. ин-к усовершенствования врачей. - Москва : [б. и.], 1969. - 64 с.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 . — Т. 17.
- ↑ Огнев, Борис Владимирович.Ульяновское областное отделение РГО. Дата обращения: 23 сентября 2020.
- ↑ 3,0 3,1 Борис Владимирович Огнев (К 75-летию со дня рождения) / Хирургия // 1976. — № 2 — С. 5
- ↑ Огнев, Борис Владимирович.Ульяновское областное отделение РГО.Дата обращения: 23 сентября 2020.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая медицинская энциклопедия / гл.ред. Б.В.Петровский —3-е изд. — М. Советская энциклопедия, 1986. . — Т. 17.—576 с.
- Чувашская медицинская энциклопедия / Г. А. Алексеев; Чуваш. гос. ин-т гуманит. наук. - Чебоксары, Т. 2: Н-Я. - Чебоксары : ЧГИГН, 1998. — 398 с. — ISBN 5-87677-026-4
- Ҡалып:Ульяновская — Симбирская энциклопедия