Борис Розинг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Розинг latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Борис Розинг
Boris Rozing.jpg
Туган 23 апрель (5 май) 1869
Санкт-Петербург, Россия империясе[1]
Үлгән 20 апрель 1933(1933-04-20)[1] (63 яшь)
Архангельск, РСФСР, СССР[1]
Үлем сәбәбе мигә кан йөгерү[d]
Күмү урыны Вологодское кладбище[d]
Яшәгән урын Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре физик, уйлап табучы, инженер

Commons-logo.svg Борис Розинг Викиҗыентыкта

Борис Розинг Россиянең 2019 елгы почта маркасында

Борис Львович Розинг (1869 елның 23 апреле (5 мае), Санкт-Петербург, Россия империясе1933 елның 20 апреле, Архангельск, ССРБ) — физик, галим, педагог, телевидение уйлап табучысы, телевидение буенча беренче тәҗрибәләр авторы. 1912 елда рус техник җәмгыяте аңа алтын медаль һәм К. Г. Сименс исемендәге премия бирә. 120дән артык схема һәм телевизион җайланмалар системасын булдырган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борис Львович Розинг 1869 елның 23 апрелендә (5 маенда) Санкт-Петербургта туган. Әтисе — Лев Николаевич түрә була һәм статус киңәшчесенә кадәр эшләп, отставкага чыга. Әнисе — Людмила Фёдоровна — хуҗабикә, өч чит тел белгән[2][3].

1887 елда Петербургта алтын медаль белән гимназияне, 1891 елда Петербург университетының физика-математика факультетын беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлый. Университетта профессорлар дәрәҗәсенә әзерлек өчен калдырыла.

1892 елдан Петербург технология институтында, 1895 елдан Константинов артиллерия училищесында укыта. Россиядә хатын-кызлар өчен югары белем кертү инициаторларының берсе. 1906 елда ачылган Санкт-Петербург хатын-кызлар политехник курсларының электромеханик факультеты деканы була.

1908 һәм 1909 елларда телевидениедә сурәтне кабул итүнең яңа ысулы ачылуын Англия һәм Алманиядә бирелгән патентлар раслаган. 1911 елда Борис Розинг камилләштергән телевизион җайланма Россиядә, Англиядә, Алманиядә, АКШта патентлана. Розинг үз лабораториясендә гади фигуралар сурәтләрен үзе тарафыннан эшләнгән кинескоп белән кабул итә ала[4].

Борис Розингның китап тышлыгы

Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елның кышында институтлар эшендә кыенлыклар аркасында, Екатеринодарга гаиләсе янына китә. Биредә математик Николай Шапошников, Кубан тарихчысы, Император фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фёдор Щербина, генерал-лейтенант А. И. Пароменский һәм П. В. Миронов белән берлектә Кубан дәүләт технология университетының нигез салучыларның берсе була. Бу Төньяк Кавказдагы беренче югары уку йорт була. Розинг проректор, аннары электромеханика факультеты деканы була[5].

1920 елда Розинг Екатеринодарда физика-математика җәмгыятен төзи һәм аның рәисе була. Әлеге Җәмгыять Рус физик ассоциациясе әгъзасы булган.

1922 елда Розинг Петроградка кайта. 1924 елда яңадан Петербург технология институтында укыта башлый һәм Ленинград эксперименталь электротехника лабораториясенә өлкән фәнни хезмәткәр сыйфатында эшләргә чакырыла. Анда үз телевизион системасын яңадан торгызган һәм камилләштергән[6]. Аның системасында тапшыру җайланманың оптик-механик булуына карамастан, Розинг киләчәк тулысынча электрон системалар артында, дип санаган[7][8][9].

1931 елда «академиклар эше» буенча «контрреволюционерларга финанс ярдәме өчен» кулга алына һәм өч елга Лименда эшчеләр бистәсенә җибәрелә[10]. Әмма, совет һәм чит ил фәнни җәмәгатьчелегенең яклавы аркасында, 1931 елның декабрендә Архангельскка күчерелә. Анда Архангельск урман-техника институтының физика кафедрасына керә.

1933 елның 20 апрелендә Архангельскта баш миенә кан савудан 63 яшендә вафат була. Архангельскта Вологодское зиратында җирләнгән.

1957 елның 15 ноябрендә Ленинград шәһәр суды президиумы тарафыннан җинаять составы булмау сәбәпле ОГПУ коллегиясенең күчмә сессиясе карары гамәлдән чыгарыла. Розинг тулысынча аклана[11][12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Розинг Борис Львович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Памяти Бориса Львовича Розинга (1869-1933)
  3. Твелькмейер Л. Б. Мой отец и его окружение. / Журнал истории и культуры России и Восточной Европы «Нестор», No 12. Русские люди (Из семейных архивов). СПб.: из-во «Нестор — История», 2008. — С. 11—142.
  4. Горохов П. К. Борис Львович Розинг — основоположник электронного телевидения. — М.: Наука, 1964. — С. 120.
  5. Голядкин Н. А. История отечественного и зарубежного телевидения. — М.: Аспект Пресс, 2014. — С. 103. — ISBN 978-5-7567-0607-9 : 500.
  6. Розинг Б. Л. Способ электрической передачи изображений на расстояние, или электрической телескопии. Авторское свидетельство на изобретение № 27404, заявлено 1 августа 1928 г.
  7. Розинг Б. Л. Отзыв о радиотелефоте системы Грабовского, Попова и Пискунова. — Гос. архив Октябрьской революции и соц. строительства ЛО, ф. 1858, on. 1, д. 4233.
  8. Розинг Б. Л. Новейшие достижения в области дальновидения. «Наука и техника», 1926. — № 30. — Стр. 1. TVMUZEUM.RU
  9. Розинг Б. Л. Электрическое дальновидение (электрическая телескопия). «Научное слово», 1928. — № 8. — С. 33—51.
  10. Лидия Борисовна Твелькмейер. Мой отец и его окружение.
  11. Оправдан и забыт//Ведомости Поморья
  12. Телевидению — 100 лет. әлеге чыганактан 2007-08-18 архивланды. 2008-01-04 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Блинов В. И., Урвалов В. А. Б. Л. Розинг. — Москва: Просвещение, 1991. — 64 с. — ISBN 5-09-001841-3.
  • Горохов П. К. Борис Львович Розинг — основоположник электронного телевидения. — Москва: Издательство «Наука», 1964. — 120 с.
  • Куценко И. Я. Б. Л. Розинг — первооткрыватель электронного телевидения, основатель Кубанского политехнического института. — Майкоп: Полиграфиздат «Адыгея», 2007. — 259, [1] с. : ил., портр., факс. с. — ISBN 978-5-7992-0454-9.
  • Урвалов В. А. Борис Львович Розинг (1869—1933). Изобретатель электронного телевизора. — М.: URSS, 2017. — 248 с. — ISBN 978-5-9710-4391-1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]