Буш ара
Буш ара,[1] бушлык (ингл. space — бушлык, рус. пробел) — язу системаларының күбесендә сүзләр чиген билгели торган ике сүз арасындагы буш ара. Буш ара тыныш билгеләренә кагыла.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Буш ара — чагыштырмача соң уйлап табылган. Финикия, шулай ук борынгы яһүдләр, һәм арамейлар язуларының беренче вариантларында буш ара кулланылмаган. Юнаннар язуларында буш ара мең елдан артык кулланыла. Латин язуында борынгы заманда буш ара кайчагында очраган, аннары югалган һәм соңыннан кабат (якынча мең ел элеккә) әйләнеп кайткан. Иң борынгы славян ядкарьләрендә буш ара шулай ук кулланылмаган (глаголицада, шулай ук кириллицада); даими һәм бугенге мәгънәдә буш ара кириллицада XVII гасырдан соң гына кулланыла башлаган. Гарәп языуында буш ара XX гасырга кадәр кулланылмаган. Хәзерге заман кытай һәм япон телләрендә буш ара кулланмаска шулай ук мөмкинлек бар.
Буш ара кулланмый торган телләр язуларында ике сүз арасын күрсәтү өчен, төрле алымнар файдаланганнар һәм әле дә файдаланалар, мәсәлән:
- сүзнең башына һәм (яки) ахырына махсус формалы хәрефләр куялар;
- сүзнең беренче һәм (яки) азаккы хәрефләренә диакритик билгеләре куялар;
- сүзнең башына (ахырына) укылмый торган хәрефләр куялар;
- сүз арасын күрсәтү өчен, буш ара түгел, ә башка билгеләр куялар (мәсәлән, ешрак нокта, яки ике нокта, кайчагында вертикаль сызык һ. б.);
- бер сүзгә кергән билгеләрне тоташтырып язу ысулын кулланалар;
- бер сүзгә кергән билгеләрне, мәсәлән, сызык белән күрсәтәләр.
Борынгы язуларда буш аралар белән (яки башка аеру ысул белән) аерым сүз түгел, ә олырак (сүзтезмә) яки ваграк (иҗек) сүзләр берәмлеге аерылган. Вьет язуында һаман да буш ара белән иҗекләрне аералар.
Гадәти буш ара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күренә | Юникод | HTML | ||
---|---|---|---|---|
Исеме | Код | Унарлык | Уналтылык | |
« » | SPACE | U+0020 |   |   |
Буш ара куела:
- өтердән соң, ноктадан соң (кыскарту һәм инициалар күрсәткән ноктадан соң да), нокталы өтердән соң, ике ноктадан соң, сорау һәм өндәү билгеләреннән соң, күп ноктадан соң (җөмләне башлап җибәрә торган күп нокталардан башка);
- җөмләнең башындагы торган күп нокталар алдында (ул җөмлә белән яңа сүз юлы башланмаса гына);
- җәяләрнең һәм куш тырнакларның тышкы ягында;
- сызыкның ике ягында (уңай бөтен санның билгеләре арасындагы сызыктан башка): типография кагыйдәләре буенча сызык тирәли гадәти түгел, ә кыскартылган (ике пунктлы) буш ара куелырга тиеш, әмма, еш кына, компьютер чикләүләре сәбәпле гадәти буш ара символын куялар (сызыкның сул ягында — өзелмәс буш араны, уң ягында — гадәтине).
Буш ара куелмый:
- махсус суәләр(?) форматы аркасында җәягә куелган аңлатма азагында торган өтерләр һәм нокталар азагында;
- өтер, нокта, нокталы өтер, ике нокта, сорау һәм өндәү билгеләре, күп нокта алдыннан (җөмләнең башындагы торган күп нокталардан башка);
- җөмләнең башындагы торган күп ноктадан соң;
- җәяләрнең һәм куш тырнакларның эчке ягында;
- апострофның һәм сызыкчаның ике ягында (берьяклы сызыкчалардан башка, мәсәлән, «дүрт- яки биш мәгънәле сан»).
Өзелмәс буш ара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өзелмәс буш ара — сүзләр юлында «гадәти» буш ара булып күренә торган, әмма сүзләрне күрсәтә һәм бастыра торган программаларга, шул урында сүзләр юлын өзәргә мөмкинлек бирми торган компьютер сүзләр кодировкасы элементы. Сүзләр юлын өзү сәламләнмәгән биткә салу кагыйдәләрен саклауны автоматлаштыру өчен кулланыла (күбрәк җиңел укылучанлык өлеше өчен), мәсәлән, инициаллар һәм фамилия арасында. Шулай ук күп кенә программаларда өзелмәс буш ара гадәти буш арадан сүзләрне киңлеге буенча тигезләгәндә сүз ара киңлеген үзгәртмәгәне белән аерыла. Өзелмәс буш араның Юникодтагы уналтылык коды: U+00A0.
Санак төймәсары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күп төрле санак төймәсарларында буш ара куя торган төймә иң озыны була, һәм, гадәттәгечә, ул төймәдә бер нинди билге, яки тамга юк.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ГЛОССАРИЙ КОМПЬЮТЕРНЫХ ТЕРМИНОВ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ 2016 елның 19 октябрь көнендә архивланган.: «Буш ара» — 1820-нче сүз
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мильчин А. Э., Чельцова Л. К. Справочник издателя и автора. Редакционно-издательское оформление издания. — 2-е изд., испр. и доп. — М. : ОЛМА-Пресс, 2003. — Гл. 6.1.3. — ISBN 5-224-04565-7.
- Фридрих И. История письма. — М. : Наука, 1979.
- Groningen, B. A. van. Short manual of Greek Palaeography. — Leyden : A. W. Sijthoff’s Uitgeversmaatschappij N. V., 1955.