Бәхәс:Әфганстан телләре исемлеге
Әфганстан татарлары[вики-текстны үзгәртү]
Абдулла әфәнде, бу исемлеккә Татар телен дә өстәүгә ничек карыйсыз: «Паспортларда һәм туу турында таныклыкларда милләтләрен татар дип язучылар инде 2 млн кешедән артып китте. Татарлар 12 зур провинциядә тупланып яши. Әфганстанның яңа Конституциясе кабул ителгәннән соң... 12 мең мәктәптә татар теле укытыла башлаячак» (Әфганстан Татарлары советы рәисе Забихулло Надери Татар).--Әмир (бәхәс) 17 окт 2022, 16:00 (UTC)
- Булырга мөмкин. Шуның турында бераз мәгълүмат тупласам, фикеремне төгәлрәк әйтер идем. Бәлки ул тарихи Күк Урда татарлары теледер.--A.Khamidullin (бәхәс) 17 окт 2022, 16:12 (UTC)
- Абдулла әфәнде, “Күк Урда татарлары теле” шул ук татар теле булмас мени. --Әмир (бәхәс) 17 окт 2022, 16:31 (UTC)
- Төгәлрәк язылса яхшырак булыр, мөгаен. Әлегә укыганымнан аңлый алмадым.--A.Khamidullin (бәхәс) 17 окт 2022, 16:51 (UTC)
- Менә монда https://en.wikipedia.org/wiki/Tatar_(Hazara_tribe) Әфганстанда татар дигән хазарей кабиләсе турында язылган. Үзбәк халкы белән янәшә торалар һәм фарсы теленең хазараги диалектында сөйләшәләр дип язылган.--A.Khamidullin (бәхәс) 17 окт 2022, 17:01 (UTC)
- Төгәлрәк язылса яхшырак булыр, мөгаен. Әлегә укыганымнан аңлый алмадым.--A.Khamidullin (бәхәс) 17 окт 2022, 16:51 (UTC)
- Абдулла әфәнде, “Күк Урда татарлары теле” шул ук татар теле булмас мени. --Әмир (бәхәс) 17 окт 2022, 16:31 (UTC)
Әфганстан татарларын моңарчы үткән халык исәбен алуларда татар дип түгел, илнең эре халыклары (шул ук хазарей) итеп язулары билгеле факт. Шуңа бәйле, үз туган телләрен онытып (оныттырып), эрерәк милләтләр телен кулланулары гаҗәп түгел. Татарча сөйләшмичә (сөйләшә белмичә), урыс телендә сөйләшүче “үзебезнең” татарлар кебек инде.--Әмир (бәхәс) 17 окт 2022, 17:07 (UTC)
- Минем фикерем, шул татар кабиләсе кешеләре сөйләшә торган диалект турында да язу әһәмиятле. Төшенчәләрдә төгәллеккә ирешеп.--A.Khamidullin (бәхәс) 17 окт 2022, 17:11 (UTC)