Вадим Рабинович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вадим Рабинович latin yazuında])
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 20 февраль 1935(1935-02-20)
Туу урыны Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы
Үлем датасы 18 сентябрь 2013(2013-09-18) (78 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Язма әсәрләр теле рус теле
Һөнәр төре шагыйрь
Эшчәнлек өлкәсе фәлсәфә һәм фән тарихы[d]
Эш урыны РФА С. И. Вавилов исемендәге Табигый фәннәр тарихы һәм техника институты[d], РФА Фәлсәфә институты[d] һәм Россия культурология институты[d]
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты һәм Русия химия-технология университеты[d]
Академик дәрәҗә фәлсәфә фәннәре докторы[d] һәм химия фәннәре кандидаты[d]
Фәнни җитәкче Кедров, Бонифатий Михайлович[d]
Аспирант яки докторантлары Иванченко, Галина Владимировна[d]
Укытучылары Кедров, Бонифатий Михайлович[d]
Әгъзалык СССР язучылар берлеге
Бүләкләр

Рабинович Вадим Львович (20 февраль 1935, Киев, ССРБ18 сентябрь 2003, Мәскәү, Россия) — ССРБ һәм Россия философы, шагыйрь һәм прозаик, культуролог, тәрҗемәче. Химия фәннәре кандидаты, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вадим Львович Рабинович Киевта табиб гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы вакытында әтисе фронтта һәлак була. 1959 елда Мәскәү химия-технология институтын «инженер-химик-технолог» һөнәре буенча иәмамлый. Химия заводында, СССР Фәннәр академиясенең Казылма ягулык институтында эшли.

1967 елда химия фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Исследование некоторых окислительның превращений пропана на смешанных полифункциональның катализаторах» темасына диссертация яклый. Шул ук елда ул А.М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.

Табигать белеме һәм техника тарихы институтында өлкән эзләнүче (1967-1982), аннары СССР Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында (1982-1992) өлкән тикшеренүче.

1986 елдан фәлсәфә фәннәре докторы (диссертациясе «Проблема исторической реконструкции донаучных форм знания»). 1992 елдан Россия елда ссср Фәннәр академиясенең Кеше институтында баш тикшеренүче. Бер үк вакытта Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультеты профессоры. Азак Россия культурология институтының «Мәдәният телләре» секторы мөдире.

«Личность. Культура. Общество» журналының халыкара мөхәрририят советы әгъзасы.

1979 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Халыкара ПЕН-клубның Башкарма комитеты әгъзасы. Мәскәү Язучылар берлеге һәм Мәскәү Журналистлар берлеге әгъзасы.

Вадим Рабиновичның китаплары 18 телгә тәрҗемә ителгән.

2013 елда Мәскәүдә вафат була. Востряков зыяратында җирләнә.

Награда һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Париж тарих фәннәре академиясенең Галилей медале (1971)
  • Климент Охридский исемендәге София университетының зәңгәр тасмасы (1988)
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2006)
  • Рус футуризмы атасы Давид Бурлюк исемендәге халыкара тамга[2]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Международная отметина имени отца русского футуризма Давида Бурлюка. Новая карта русской литературы. 2016-04-03 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели Москвы: Биобиблиографический справочник. — М.: Московский рабочий, 1987. — С. 380.
  • Чупринин С. И. Новая Россия: мир литературы: Энциклопедический словарь-справочник: В двух томах. Т. II. — М.: Вагриус, 2003. — С. 278.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]