Валентина Гризодубова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валентина Гризодубова latin yazuında])
Валентина Гризодубова
Туган телдә исем укр. Валентина Степанівна Гризодубова
Туган 27 апрель 1909(1909-04-27)
РИ, Харьков губернасы, Харьков]
Үлгән 28 апрель 1993(1993-04-28) (84 яшь)
Русия, Мәскәү
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Милләт украин
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Харьков политехника институты[d]
Һөнәре очучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Q105998845?
Ата-ана
  • Степан Василий улы Гризодубов (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм премияләре Советлар Берлеге каһарманы, Социалистик Хезмәт Каһарманы, Ленин ордены, Ленин ордены,Социалистик Хезмәт Каһарманы, Кызыл Байрак ордены
Хәрби дәрәҗә полковник

 Валентина Гризодубова Викиҗыентыкта

Валенти́на Степа́н кызы Гризоду́бова (укр. Валенти́на Степа́нівна Гризоду́бова); (14 (27) апрель 1909, Харьков - 28 апрель 1993, Мәскәү) — совет очучы; Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек булган беренче хатын-кызларның берсе. Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иртә еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйлап табучы һәм очучы Степан Василий улы Гризодубовның кызы. Харьковта 1909 елның 27 апрелендә туган. Инде ике ел ярым вакытта Валентина әтисенә каеш белән бәйләнгән Харьков аэродромыннан әтисенең аэропланында һавага күтәрелгән. Планерда ул 14 яшьтә беренче очу ясаган.

1928 елның 4 ноябрендә, Харьков технология институты студенты буларак, Харьков Үзәк аэроклубының беренче җыелмасына кертелә. Харьковта очу осталыгына өйрәтүне дәвам итү өчен мөмкинлекләр юк иде, һәм Гризодубова, институтны калдырып, 1 нче Тула очу-спорт мәктәбенә ОСОАВИАХИМга укырга керде. 1929 елда Пенза очучылар-инструкторлар мәктәбенә укырга керә.[1] 1930 елдан 1933 елга кадәр "Добролёт" Тула аэроклубында очучы-инструктор булып эшләгән, аннары - Мәскәү асты Тушино авылы янында очу мәктәбе инструкторы булып эшләгән. 1934-1935 елларда М. Горький исемендәге агитэскадриль очучысы була.

Рекордлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның октябрендә җиңел моторлы очкычларда хатын-кызлар өчен биш дөньякүләм авиация рекорды урнаштырган. 1938 елның 24-25 сентябрендә Гризодубова, Осипенко һәм Раскова камалышсыз очышны Ерак Көнчыгышка, фаразланганча, Мәскәүдән Амурдагы Комсомольскка АНТ-37 «Родина» очкычында тормышка ашырырга тиешләр (5910 км). Ләкин катлаулы һава шартлары аркасында алар Комсомольскдагы аэродромын таба алмадылар, Охот диңгезе ярына якынрак килделәр. Гризодубова, самолёт командиры буларак, урманда каты утырту турында карар кабул итте. Расковага Гризодубова самолёттан сикерергә боерык биргән - ун көннән соң аны урманда тере килеш тапканнар. Гризодубов белән Осипенко самолётта калдылар һәм шулай ук авария утыруында исән калдылар.[2]

1 нче чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты.[3]

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы вакытында, 1942 елның мартыннан 1943 елның октябренә кадәр, ерак аралардагы Авиациянең 101 нче авиаполкы белән җитәкчелек итә. 1943 елның маенда Ли-2 самолётында, дошман объектларын бомбага тотуга, сугыш кирәк-яракларын һәм хәрби йөкләрне алгы сызыкка китерү һәм партизан отрядлары белән элемтә урнаштыру өчен, 200 гә якын сугышчан очыш (шул исәптән 132 - төнге) шәхсән үзе башкарган. 1943 елда полковник исеме бирелә.[4]

Сугыштан соң авиация техникасы сынаулары белән җитәкчелек итте.

1993 елның 28 апрелендә вафат булды, Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнде

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР почта конверты:
Русиянең почта маркасы

Осипенко хөрмәтенә аталган:

  • Русиянең күп шәһәрләрендә урамнар
  • «Очлы сынаулар һәм җитештерү» ААҖ авиапредприятиесе.
  • Мәскәү 185 номерлы мәктәп һәм аның янындагы музей.[5]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Валентина Гризодубова – первая женщина, удостоенная звания Героя Советского Союза(рус.)
  2. Осипенко Полина Денисовна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.(рус.)
  3. Биография Валентины Гризодубовой(рус.)
  4. Любимая лётчица товарища Сталина(рус.)
  5. Музей Героя Советского Союза, Героя Социалистического Труда В.С. Гризодубовой 2019 елның 28 ноябрь көнендә архивланган.(рус.)