Валентина Дорофеева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валентина Дорофеева latin yazuında])
Валентина Дорофеева
Туган 24 июль 1937(1937-07-24)
Богырыслан районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 3 август 2018(2018-08-03) (81 яшь)
Әлмәт, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре сәнәгатьче

Дорофеева Валентина Александровна (24 июль, 1937 — 3 август, 2018) — совет нефть сәнәгате алдынгысы, ССРБ нефть сәнәгате министрлыгы «Әлмәтнефть» нефть -газ чыгару идарәсенең Тихонов товар паркында № 1 нефть әзерләү һәм нефть куу цехының өлкән операторы,Татар АССРы Әлмәт каласы, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры (1986).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда Ырынбур өлкәсе Богырыслан районы Яңа Кудрино авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлану алдыннан анасын югалта. Атасы фронтка китә һәм 1942 елда һәлак була. Валентина һәм аның сеңлесе ятим кала. Аларны атасының өч балалы бертуган апасы үз карамагына ала.

Мәктәпне тәмамлагач, Валентина Богырыслан нефть техникумына укырга керә. 1956 елда укуын тәмамлый. 1956 елның 1 августында «Әлмәтнефть» 1-нче нефтепромыселына нефть чыгару операторы булып хезмәт юлын башлый. Биредә 31 ел эшләп хаклы ялга чыга. 1963 елда Тихонов товар паркында операторлар звено җитәкчесе була. КПСС әгъзалыгына керә.

1976 елдан алып 1984 елгача № 1 НГДУ «Әлмәтнефть» производствосының нефтьне комплекслы әзерләү һәм куу цехында фирка оешмасы секретаре була.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1975 елның 21 апреле Указына яраклы III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1981 елның 2 мартындагы Указына яраклы II дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә.

1986 елның 29 апрелендә нефть сәнәгате продуктын арттыру өчен социалистик йөкләмәләрне һәм планны үтәүдә күрсәткән казанышлары өчен ССРБ Югары Советы Президиумының 1986 елның 29 апрелендәге Указына яраклы I дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. Валентина Александровна Дорофеева Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры була.

Хаклы ялга 1987 елда чыга[1].

2018 елның 3 августында вафат булган.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әлмәт шәһәренең Геройлар Аллеясында Дорофеева Валентина Александровнага бюст куела.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. — Казань, 2003.
  • Ежова С. В. Имя твоё — подготовщик. Набережные Челны, Новости мира, 2006.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]