Венера Дәүләтбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Венера Дәүләтбаева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Венера Дәүләтбаева
Туган 15 декабрь 1940(1940-12-15) (80 яшь)
Салават районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Һөнәре Нейроофтальмология, күзбелгеч

Дәүләтбаева Венера Гыйлемхан кызы (15 декабрь 1940, БАССР, Салават районы Лагыр авылы) — югары категориялынейроофтальмолог, иридодиагност. Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау алдынгысы. Балалар офтальмологы[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венера Гыйлемхан кызы Гыйлемханова-Дәүләтбаева БАССР-ның Салават районы Лагыр авылында күп балалы сәүдә хезмәткәре Гыйлемханның гаиләсендә дөньяга килгән. Лагыр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач, Уфа шәһәренең поликлиникаларында башлангыч һөнәри белем баскычларын үтә, тәҗрибә туплый.

Хезмәт юлы, казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970нче еллар уртасыннан Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник дәваханәсендә окулист-нейроофтальмолог булып эшли. Югары категорияле белгеч, иридодиагност  үзенең тырышлыгы, хезмәтен яратып башкаруы, ачык профессиональ кәңәшләре белән бик күп пациентларының күрү сәләтен торгыза, аларның рәхмәтенә лаек була. 51 ел гомерен күз медицинасына багышлый[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше Дәүләтбаев Мөхәмәтҗан Галимҗан улы — Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, техник фәннәр кандидаты, «ССРБ уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнгән. БашНИПИнефть гыйльми учреждениесенең скважиналар төзү техникасы һәм технологиясе бүлеге мөдире. Гыйльми тикшеренү нәтижәләре буенча 100-дән артык тикшеренү авторы.

Улы Мансур — электр элемтәсе инженеры һәм икътисадчы. Өч югары уку бинасын, шул исәптән БДУ-ны, БАГСУ-ны, тәмамлаган.

Улы Таһир УКСИВТ һәм Уфа дәүләт авиацион техник университетын тәмамлаган. Исәпләү машиналары, комплекслары, челтәрләре һәм радиоэлектрон техника буенча югары квалификацияле белгеч. Электр элемтәсе инженеры.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 — Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау алдынгысы

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйлемханова Зәйтүнә Гыйлемхан кызы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вечерняя Уфа, 18 февраль 2011, 14 с.
  2. Табип хеҙмәтен баһалау

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вечерняя Уфа, 18 февраль 2011, 14 с.
  • Вечерняя Уфа, 7 май 2014
  • Вечерняя Уфа, 29 апрель 2015, 4 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]