Википедия:Мәкаләләр остаханәсе/Компания әһәмиятлелеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләләр остаханәсе/Компания әһәмиятлелеге latin yazuında])
3. Әһәмиятлелек
4. Чыганаклар
5. Эчтәлек
6. Ахыр
Әһәмиятлелек

Предмет яки тема турында бәйсез авторитет чыганакларда язылган булса, әһәмиятле дип санала.

Википедия:Әһәмиятлелек

Әһәмиятлелек

Википедиягә кертелерлек компаниялар һәм оешмалар саны бик аз. Дөньяда миллионлаган компания бар, ләкин аларның 0,1 %ы гына Википедия өчен әһәмиятле.

Компания Википедия өчен гомуми әһәмиятлелек критериена туры килергә тиеш. Гомуми әһәмиятлелек критерийлары буенча, төрле оешмалар, вакыйгалар, шәхесләр һ.б., әгәр алар бәйсез абруйлы чыганакларда, мәсәлән, газеталарда, журналларда, китапларда, фәнни мәкаләләрдә, һ.б. шактый тулысынча яктыртылсалар, чагыштырмача әһәмиятле булып саналалар. Тулырак мәгълүматны карагыз: Википедия:Әһәмиятлелек. Шулай ук компанияны коммерция оешмаларының әһәмиятлелек критерийларына туры килүен тикшерегез, бу очракта мәкаләнең бетерелмәячәгенә ышаныч бар. Мәнфәгатьләр конфликты һәм реклама

Әгәр дә сез үзегез язарга теләгән компанияга нык бәйле икәнсез, мәнфәгатьләр конфликты (ru) * (en) килеп туачак, һәм сезгә яхшы, нейтраль һәм энциклопедик мәкалә язуы авыр булачак. Сезгә рекламасыз стильдә мәкалә язуы авыр – ә реклама (ru) * (en) кагыйдәләр буенча тыелган. Шуңа күрә, сезнең үзгәртүләр рекламага охшаша яки ул әһәмиятлелек критерийларына туры килмәсә, ул тиз арада бетереләчәк. Бу очракта иң яхшы киңәш – берни дә эшләмәскә: әгәр Сезнең оешма әһәмиятле икән, иртәме-соңмы аның турында кемдер язмый калмаячак. Ә бу вакытта сез башка мәкалә яза аласыз – мәсәлән, сезнең оешма кергән тармак турында.


.

Сезнең мәкаләгез әһәмиятлеме?

Рәхмәт