Википедия бәхәсе:Тавыш бирү:Бәйге кысаларында булдырылган мәкаләләрне викиләштерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавыш бирү:Бәйге кысаларында булдырылган мәкаләләрне викиләштерү latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Кулланучы:ФәрһадКулланучы:Frhdkazan, Кулланучы:Әмир, Кулланучы:A.Khamidullin, Кулланучы:Ajdar, Кулланучы:Milli, Кулланучы:Üzgäreş, Кулланучы:Byltyr, Кулланучы:Marat-avgust , Кулланучы:Zlgll, Кулланучы:Тимерхан, Кулланучы:Хабиль Сәхәбиев

Хөрмәтле Ilnur efende һәм хөрмәтле Әмир әфәнделәр! Бу мәсьәләгә тәртип салу бик кирәк, тик пешмәгән кагыйдәне кабул итү аянычлырак була ала. Татар викимедиачылар төркеменең айлык видео-конференцияләре очрашуларын оештырырга уйлыйм - әйдәгез моны беренчесенең көн үзәгенә чыгарыйк! Бер-беребезнең күзләребезгә карап сөйләшербез. Үзегезгә уңайлы вакытны тәкъдим итегезче. Телефоным бәхәс битемдә һәм эл.почтада күрсәтелгән, WhatsApp, Telegram яки Facebook кулланасыз икән, зинһар элемтәгә чыгыгыз - татВП тышында да чатларыбыз бар. --frhdkazan (бәхәс) 19 май 2020, 12:59 (UTC)

Җиңелрәк тәртип[вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарча Википедиядә оештырылган бәйгеләр һәм аларда катнашучылар үз гамәлләре белән Википедия эшчәнлегенә киртә салмаска тиеш.
  2. Бәйгеләрне гомуми вазыйфаларны башкаруда даими катнашканнары гына оештыра ала.
  3. Катнашучыларның һәм булдырылган материалның җирле тәртипләрне хөрмәт итүләре өчен бәйге оештыручылары җаваплы.
  4. Бәйгенең максаты, аудиториясе, гамәлләре планы һәм календаре алдан әзерләнә, яңалыклар форумында игълан ителә, тавыш бирү килешендә расланыла, бәйге нәтиҗәләре буенча хисап әзерләнә һәм бастырыла.
  5. Яңа бәйгеләрне элеккеләрдән соң капланмаган бурычлары булмаган оештыручылар гына оештыра ала.--frhdkazan (бәхәс) 19 май 2020, 13:33 (UTC)
  • 2нче пунктны аңлап бетермәдем--Ilnur efende (бәхәс) 19 май 2020, 17:59 (UTC)
    • Бәйгеләрне оештыру файдалы эш, ләкин бүлекнең үсешенә киртә салмаска тиеш. Моның өчен, бәйгене башлатучылар төркеме процессны алдан ук планлаштыра, тиешлечә әзерли һәм башкаруны оештыра алырлык булуы көтелә. Үзләре даими килеш бүлек эшчәнлегендә катнашмаганнары моңа сәләтле була алмый, проект өчен ни дәрәҗәдә хәвефле була алганын аңлый алмый.--frhdkazan (бәхәс) 20 май 2020, 12:07 (UTC)
Бу кагыйдә әле кабул ителмәгән, аны формалаштыруга һәркем өлеш кертә ала, дөрес санаганча үзгәртә аласыз. Бер атнадан соң башлыйк алайса тавыш бирүне. Бер атна дәвамында тәртибен билгелик.--Ilnur efende (бәхәс) 19 май 2020, 17:59 (UTC)

3 kön waqıtı[вики-текстны үзгәртү]

3 kön waqıtı urınına 1 at a (7 kön) waqıtın quyu döresräk bulmasmı? 3 kön bik qısqa waqıt bit... Milli (бәхәс) 19 май 2020, 14:04 (UTC)

Тәҗрибәсез кулланучылар өчен бәйгеләр[вики-текстны үзгәртү]

Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе яки охшаш курсларны үтмәгән, вики-тәҗрибәсе булмаган кулланучылар өчен бар эшчәнлекне Татарча Викикитап киңлегенә күчерү фикере туды бүген — вики-башлангычлар өчен яңа рекордлар кую урыны булыр, тәҗрибәне дә тупларлар. Гайшә Вәлиуллина кебек бар мәкаләләрнең анда күчерелүе дөрес дип саныйм — бәйге оештыручылары катнашучыларны тиешлечә өйрәтмәгән, аңлатмаган икән, яшьләрне рәнҗетеп мәкаләләрен бөтенләй бетерү дөрес түгел кебек. Шул ук вакытта бу проектны Инкубатор урынына куллану да дөрес булачак — мәкаләнең форматлау, төркемләү, чыганаклар ягы аксыган вакытта.

Татарча Википедиядә исә Википедия:Тиз бетерү критерийларына туры килгән мәкаләләрне тиз бетерү өчен күбрәк идарәчеләрне сайлап алырга, җитмәсә ВП:Минималь күләм кагыйдәсен (төркемләр, чыганаклар, форматлау һ.б. белән) тулыландырырга. Яңа кагыйдәне булдырмыйча да хәл итеп була кебек.--frhdkazan (бәхәс) 21 май 2020, 18:13 (UTC)

Бетереләчәк Проект:Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны марафоны мәкаләләрне яки башкача өстәлгән текстны b:Пётр Гаврилов турындагысының кебек Татарча Викикитапка күчерелүе өчен кирәкле Викимәгълүмат калып һәм модульләрне булдырдым. --frhdkazan (бәхәс) 22 май 2020, 15:13 (UTC)

Викикитапта проект бите b:Проект:Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны, бәйле калыплар һәм төркемнәр булдырылды. Викимәгълүмат элементларын булдырып, барысын бер-берсе белән бәйләдем, билгеле мәгълүматны керттем. Википедиядә күчерелү/бетерелү өчен тамгалауны башлау мөмкин. --frhdkazan (бәхәс) 23 май 2020, 12:29 (UTC)
«бәйге оештыручылары катнашучыларны тиешлечә өйрәтмәгән, аңлатмаган икән, яшьләрне рәнҗетеп мәкаләләрен бөтенләй бетерү дөрес түгел» - Татарча Викикитап киңлегенә күчерү фикерен хуплыйм.--Әмир (бәхәс) 23 май 2020, 21:06 (UTC)