Вирабхадра Гыйбадәтханәсе, Лепакши

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вирабхадра Гыйбадәтханәсе, Лепакши latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Индуистский храм[d]
Вирабхадра Гыйбадәтханәсе, Лепакши
Veerabhadra Temple Tower.JPG
Урнашу урыны Һиндстан, Андхра Прадеш, Анантапур районы, Лепакши
Кайсы дини агымга карый Вирабхадра Ходаена табыну
Нигезләүче Вирупанна Наяка һәм Виранна
Төзелеш еллары ???—1537 ел

Вирабхадра Гыйбадәтханәсе Һиндстанның Андхра Прадеш штатының Анантапур районында Лепакшида урнашкан. 16-ынчы гасырда төзелеп гыйбадәтханәнең архитектур хасиятләре Виджаянагара архитектурасы стилендә, гыйбадәтханәнең һәрбер диярлек күрсәтелгән өслегендә кисеп ясалган сәнгать үрнәкләре һәм рәсемнәр бар. Ул үзәктән якланган Милли Әһәмияткә Ия Һәйкәлләрнең берсе булып тора.[1] Фреска рәсемнәре аеруча тәфсилле итеп ясалган, ачык киемнәрдә һәм төсләрдә, Рамаяна эпосыннан, Махабхаратадан һәм Пураналардан Рама һәм Кришна сәхнәләре белән һәм алар яхшы сакланган. Гыйбадәтханәдән читтәрәк Ходай Шива атлана торган бик зур Нанди бар, ул гыйбадәтханәдән якынча 200 м да һәм тоташ бер таш блогыннан кисеп ясалган һәм ул дөньяда үз тибында из зур булып тора.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә Лепакши шәһәрчегенең көньяк ягында, зур гранит таш кыялары белән биек булмаган калкулыкчыкта, ташбака формасында итеп төзелгән, шулай итеп ул "Курма Сайла" буларак мәгълүм. Ул Бангалордан 140 км ераклыкта урнашкан. Хәйдәрабадка 7-енче Милли Шосседан керү, ул 12 км ераклыкта Карнатака-Андхра Прадеш тармак юлында тармак юлын ала. Гыйбадәтханәгә бару өчен тагын бер маршрут булып Хиндупурдан маршрут ясау. Ул Пенукондадан 35 км да урнашкан, Андхра Прадешның Анантапур районында урнашкан.[2][3][4]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә 1530 елда Пенукондада Патша Ачутарайя хөкеме вакытында Виджаянагар Империясе губернаторлары булган Вирупанна Наяка һәм Виранна тарафыннан төзелгән булган (1540 ел шулай ук искә алына). Гыйбадәтханәне төзү бәясе хөкүмәт тарафыннан капланган булган.[5][2][3] Сканда Пурана буенча гыйбадәтханә, дивьякшетраларның берсе булып тора, Ходай Шиваның әһәмиятле дини сәфәр кылу сайты.[5]

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манадапаның баганаларынңа Брахма һәм Вишну кисеп ясалган сурәтләре.


Мука мантапаның түшәмендә сурәтләр


Түшәмдә сурәт


Лингам поты күләгәсендә капюшонлы Наага еланы


Гыйбадәтханә Виджаянагара архитектура стилендә.[3] Төп гыйбадәтханә өч өлештә, болар: Мукха мантапа яки Натья мантапа яки Ранга мантапа буларак мәгълүм җыелыш залы; арда мантапа яки антарала (пулат); һәм sanctum sanctorum-ның гарбһагриһасы.[6] Бина буларак гыйбадәтханә янында тагын ике ян тирәсе бар. Тышкы ян тирәдә өч капка бар, төньяк капка регуляр рәвештә кулланыла. Җыелышлар залына эчке көнчыгыш капка, зур үлчәмле ачык зал булып тора, ул үзәк өлешендә зур пространствосы булып төзелгән.[2]
Ул sanctum sanctorum-га керүдә һәм баганаларның һәм түшәмнең һәрбер дюйм пространствосында сыннар һәм сурәтләр бар. Баганаларда һәм стеналарда Илаһларның, изгеләрнең, сакчыларның, музыкантларның һәм Шиваның 14 аватарының сурәтләре. Sanctum-га керү яннарында Ганга һәм Ямуна Алиһәләре сыннары.[5] Бу залның тышкы баганалары бизәкле плинтус өстеннән төзелгән; бизәкләр кисеп ясалган атлар һәм солдатлар сурәтләре формасында. Баганалар нечкә һәм карнизлар белән киселгән колонетталар хасиятләренә ия. Залның ачык урыны зур баганалар һәм борыслар белән билгеләнә, аларда өчлек сыннарның кисеп ясалган сурәтләре бар.[7] Залның төньяк-көнчыгыш өлешендә баганаларда Натараджа сурәтләре бар, алар янында Брахма һәм барабанчы бар. Янәшәдәге баганада биюче позаларда нимфа сыннары бар, аларның яннарында барабанчы һәм цимбалист. Залның көньяк-көнбатыш өлешендә баганада Шиваның хатыны Парватиның сурәте бар, аның янында кыз хезмәтчеләре. Шулай ук өч аяклы Бһринги Илаһы һәм биюче позициясендә Бхикшатана Илаһы сурәтләре бар; болар залның төньяк-көнбатыш өлешендә. Залның түшәме тулысынча фреска сурәтләре белән капланган, анда Махабхарата, Рамаяна эпосларыннан һәм Пураналардан сәхнәләр һәм гыйбадәтханә иганәчеләре тормышыннан скетчлар бар.[3][2] Түшәмнең төп мандапаның һәрбер бүлегендә сурәтләр, антарала һәм башка изге урыннар, Виджаянагара рәсем сәнгатенең бөеклеген сурәтлиләр. Алар извесьташның баштагы пластик катламы өстеннән сурәтләнгән. Төс схемасы яшелчә һәм минераль сары, охра, кара, зәңгәр һәм яшел буяулардан тора, алар известьташ суы белән төсмерләр ясалган; фон гадәттә кызыл төс белән ясалган. Ходайлар һәм Алиһәләр фигураларыннан тыш, тугърыларның рәтләрдә торуы булганда, фрескалар шулай ук Вишну инкарнацияләрен сурәтлиләр.[8] Сурәтләр таң калдыргыч композициядә, биредә чор киемнәре һәм йөз чырайлары ассызыклана.[2]
Ардха мантапаның түшәмендә фреска, Азиядә иң зурысы дип әйтелә, аның үлчәмнәре 23 футка 13 фут. Анда Ходай Шиваның 14 аватары фрескалары бар, мәсьәлән: Йогадкшинамурти, Чандес Ануграһа Мурти, Бхикшатана, Һариһара, Ардһанаришвара, Кальянасундара, Трипурантака, Натараджа, Гоурипрасадака, Лингодһбава, Андһакасурамаһара һ.б.
Sanctum sanctorum-да төп Ходай ул чын үлчәмдә диярлек Вирабхадра, аның бөтен куллары бар һәм ул баш сөякләре белән бизәлгән. Sanctum-да мәгарә пулаты бар, анда шунда Линга потын куйганда олы фикер иясе Агастья яшәгән дип әйтелә. Sanctum-да Илаһ өстендә түшәмдә гыйбадәтханәне төзүчеләр сурәтләре бар - Вирупанна һәм Виранна - алар патша итеп киенгән һәм таҗ кигәннәр һәм аларның баш киемнәре Тирупатида Кришнадэварайяның бронза потын бизәүчесенә охшаш. Алар антураж белән, ихтирамлы дога кылган итеп, гаилә Илаһына изге көл (вибхути) тәкъдим иткән килеш сурәтләнгән.[8] Көнчыгыш канатта гыйбадәтханә комплексы эчендә Шива белән Парватиның кисеп ясалган сурәтләре аерым пулат бар. Башка изге пулатта Ходай Вишну поты бар.[5]
Гыйбадәтханә тирәсендә, аның көнчыгыш ягында, гранит таш бар, анда борылмалы күп-капюшонлы елан бар, ул Линга өстеннән зонтик тәэмин итә.[5][3]

Бердәнбер блок таштан кисеп ясалган, үлчәмнәре - биеклеге 20 фут һәм озынлыгы 30 фут булган, чәчәк бәйләмнәре һәм чаңнар белән бизәлгән, гаять зур гранит Нанди үгезе гыйбадәтханәдән якынча 200 м ераклыкта урнашкан, ул гыйбадәтханә тирәләрендә елан потын сәламли.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Centrally Protected Monuments (en). Retrieved on 27 May 2017.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Michell, 2013, p. 328
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Kamath, J. (13 January 2003). The snake and the bull. Retrieved on 11 April 2015.
  4. Knapp, 2009, p. 608-09
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Knapp, 2009, pp. 608–09
  6. Bhardwaj, 1998, p. 295
  7. Micnymphshell, 2013, p. 328
  8. 8,0 8,1 Chilli, pp. 51–53

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Commons
[[Commons:{{{1}}}|{{{1}}}]]