Владимир Протопопов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Протопопов latin yazuında])
Владимир Протопопов
Туган 22 гыйнвар 1948(1948-01-22) (76 яшь)
Резекне, Латвия Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Тольяттинский политехнический институт[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Владимир Васильевич Протопопов (1948 елның 22 гыйнвары, Резекне, Латвия ССР, ССРБ) — II чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты (1998—1999). Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Протопопов 1948 елның 22 гыйнварында Латвия ССРның Резекне шәһәрендә туа. Тольятти политехника институтын, Мәскәү станок-инструменталь институтының аспирантурасын тәмамый. Техник фәннәр кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеген 1964 елда Армавир машина төзелеше заводында токарь булып башлый.

1970—1979 елларда Тольятти шәһәрендә Идел автомобиль заводында (ВАЗ) төрле инженер вазыйфаларында эшли. Аннан Яр Чаллы шәһәренә Кама автомобиль заводына (КамАЗ) күчә. Анда ул 1979—1987 елларда эшләгән. 1987 елдан — Түбән Кама автосамосваллар заводы директоры (1993 елда хосусыйлаштырганнан соң — «Түбән Кама автомобиль заводы» АҖ). 1993—1998 елларда — «Нефтекамск автомобиль заводы» АҖ (НефАЗ) генераль директоры.

Бер үк вакытта, 1992 елдан Башпромбанк директорлар советы әгъзасы.

9 һәм 12 нче чакырылыш Башкорт АССР Югары Советы халык депутаты, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты итеп сайланган.

1997 елда 1997 елның августында вафат булган Әлзам Төхвәтулла улы Сәйфуллин урынына РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителә. «Нефтекамск автозаводы» ААҖ коллективы һәм «Безнең йорт — Россия» Бөтенроссия иҗтимагый-сәяси хәрәкәте сайлау берләшмәсе тарафыннан тәкъдим ителә. 1998 елның 8 февралендә өстәмә сайлауларда 3 нче бермандатлы сайлау округыннан Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.

1998 елның 9 февраленнән 6 мартына кадәр депутат берләшмәләрендә тормаган. 1998 елның 7 мартыннан «Безнең йорт — Россия» Бөтенроссия иҗтимагый-сәяси хәрәкәте әгъзасы. 19999 елның 23 октябреннән депутат берләшмәләрендә тормый[1].

Дәүләт Думасының милек, хосусыйлаштыру һәм хуҗалык эшчәнлеге комитеты әгъзасы.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Протопопов Владимир Васильевич

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]