Вәис Бәйрәмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәис Бәйрәмов latin yazuında])
Вәис Бәйрәмов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Вәис Вәдүт улы Бәйрәмов

Туу көне

1964(1964)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР Арча районы, Симетбаш

Эшчәнлек еллары

1999 – х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, музыкант, педагог

Кораллар

баян, тальянка, гармонь, курай, сорнай, домра, кубыз

Жанрлар

халык җырлары, эстрада

Коллективлар

Казан шәһәр филармониясе

Бүләкләр

ТР атказанган артистыТР халык артисты - 2024

Вәис Бәйрәмов, Вәис (Вәес[1]) Вәдүт улы Бәйрәмов (1964 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы Симетбаш) ― композитор, виртуоз музыкант, җырчы, автор-башкаручы, Казан шәһәр филармониясе муниципаль бюджет мәдәният оешмасының концерт бүлеге артист-вокалисты (солисты) (1999 елдан). Татарстан Республикасының атказанган һәм халык (2024) артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елда Арча районы Симетбаш авылында өч балалы гаиләдә уртанчы бала булып туган. Абыйсы Вазыйх (Казанда), энесе Фәнис (Симетбашта) бар. Әти-әнисе гади колхозчылар була. Әтиләре 42 яшьтә үлеп китә. Әнисе Мәсхүдә апа мәктәптә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга[2]. Бабасы Миңлегали баянчы, скрипкачы булган.

1981 елда Яңа Кырлай мәктәбен тәмамлагач, Германиядә армия хезмәте үткән. Казанда тугыз айлык баянчылар курсларын (җитәкчесе Ринат Гыйләҗев) тәмамлаган. 1984―1986 елларда Яңа Кишет мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, Казанда дәүләт сәүдәсе мәдәният сарае каршындагы «Сорнай» фольклор ансамблендә солист булып эшләгән.

1989 елда Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетына укырга кергән һәм уңышлы тәмамлаган (укытучылары Яблонский, М. Нигъмәтҗанов, Р. Халитов, М. Галиев). Казан фольклор үзәгенә вокалист һәм солист-инструменталист сыйфатында эшкә кергән[3]. 1994–1999 елларда музыка мәктәбе директоры, 1999 елда «Казан» милли-мәдәни үзәгенә тавыш режиссеры булып эшкә урнаша, аннары иҗатын Казан шәһәр филармониясендә артист-вокалист (солист) буларак дәвам итә. Хәзерге көндә Казан шәһәр филармониясендә эшли[4].

Мәктәптә укыганда ук җырлар яза башлый. Иҗат иткән алтмыштан артык җыры бар. Алар арасында «Күңелең сынмасын», «Язгы җыр», «Миләүшәләр», «Кыр чәчәкләре», «Авылым юлы», «Гомеркәем», «Симетбаш авылы җыры» һ.б. бар. Җырларын үзе, коллегалары ― Казан шәһәр филармониясе артистлары, ш.и., Гөлшат Имамиева («Таң атканда тәрәз ачтым»), Рөстәм Асаев, шулай ук Илһам Вәлиев («Сагындыра туган як»), Резидә Төхвәтуллина («Соңгы хат»), Рөстәм Закиров («Күңелең сынмасын»), Бәширә Насыйрова («Моңлану») һ.б. башкара. Дамир Гыйсметдинов белән унбишләп җыр язылган[5].

Видео һәм компакт дисклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 ― Йөрәгем моңы
  • 2004 ― Сихри моңнар
  • 2007 ― Җырларымда – моңнарым
  • 2012 ― Әнкәй моңы һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Гөлсем, математика укытучысы. Балалары, оныклары бар. Улы Газиз[7] Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлаган[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]