Габделбәр Хаҗиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделбәр Хаҗиев latin yazuında])
Габделбәр Хаҗиев
Туган телдә исем Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиев
Туган 14 июль 1946(1946-07-14) (77 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы , Абалач
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим-географ, педагог
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган укытучысы - 2004

Габделбәр Хаҗиев, Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиев (1946 елның 14 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Абалач) ― галим-географ, педагог, педагогика фәннәре кандидаты (2002), доцент (2004), профессор (2006). Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (2004).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 14 июлендә[1] Бондюг (хәзерге Менделеевск) районының Абалач авылында күп балалы гаиләдә туган. Абалач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң[2], Совет Армиясе сафларында, Красноярск шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән соң, 1968 елда Казан дәүләт педагогика институтының табигый-география факультеты география һәм биология бүлегенә укырга керә. 1973 елда Түбән Кама районының Югары Уратма урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр, анда өч ел география һәм биология укытучысы, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли.

1976 елдан КДПИ география кафедрасы мөдире доцент Ю. В. Бабанов чакыруы буенча әлеге кафедрада укыту мастеры һәм ассистент вазифасында эшли. Фәнни-педагогик эшчәнлеге 30 елдан артык дәвам итә. 2002 елда «Авыл мәктәбендә экологик белем бирү» темасына педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[3], 2004 елдан доцент, 2006 елдан физик география һәм геоэкология кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Авыл мәктәбендә экологик белем бирү (2002),
  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү (автордаш, 2002),
  • Материклар һәм океаннар буенча (2006),
  • Татарстан Республикасының экологик-географик сүзлеге (2003),
  • Физик географияне укытуда педагогик рәсемне куллану (2006),
  • Океаннарның физик географиясе буенча практикум (2007),
  • Материкларның физик географиясе буенча практикум (2007),
  • Татарстан Республикасының физик географиясе һәм экологиясе буенча практикум (2008),
  • Авыл җирлегенең экологик үзенчәлекләре (2008),
  • Татарстан экологиясе һәм географиясе. Сүзлек (2008),
  • Татарстанның географик атамалары сүзлеге (2009),
  • Онытылмас сәяхәтләр (2016),
  • Татарстанның физик географиясе. VIII сыйныф (2018)
  • Туган ягым ― Абалач (2015)[4]
  • һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]