Габдулла Гыйльмияров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Гыйльмияров latin yazuında])
Габдулла Гыйльмияров
Туган 1912
Карач, Мавлютовский сельсовет[d], Мишкә районы
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 РСФСР[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә ефрейтор[d]

Габдулла Гыйльмияров, Габдулла Гыйльмияр улы Гыйльмияров (баш. Ғабдулла Ғилмийәр улы Ғилмийәров; 1912 ел, Карач — ?) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. 112-нче Башкорт атлы төмәне яугиры, ефрейтор, кызылармияче[1]. Фронт сызыгында күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Гыйльмияр улы Гыйльмияров 1912 елда Карач авылында туа. Соңыннан Мишкә авылында яши. Фронтка 1941 елда Мишкә районы хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Дим касабасында оештырылган 112-нче Башкорт атлы төмәне составында сугыша. Хәрби дәрәҗәсе — ефрейтор. Яуда яраланып 1944 елда саулыгына бәйле демобилизацияләнә һәм туган авылына кайтарыла. Сугыштан соң сәнәгать комбинатында ат караучысы булып эшли[2].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены[3] 1985 ел

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Память народа. Гильмияров Габдулла Гильмиярович
  2. Они вернулись с победой. Мишкинский район. 2005 г.стр.136
  3. Гильмияров Габдулла Гильмиярович