Гаделша Агишев
Гаделша Агишев Одельша Агишев | |
---|---|
Туган телдә исем | Гаделша Александр улы Агишев |
Туган | 10 август 1939 (84 яшь) Ташкәнт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→РФ |
Әлма-матер | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] |
Һөнәре | кинодраматург, профессор |
Эш бирүче | Югары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары[d] |
Балалар | Дания Агишева |
Бүләк һәм премияләре | ССРБ дәүләт премиясе (1984) Үзбәкстан ССР дәүләт премиясе (1971) |
Гаделша Агишев (Гаделша Александр улы Агишев, рус. Одельша Александрович Агишев, үзб. Odelsha Aleksandrovich Agishev) – кинодраматург, мөгаллим. Киноларга сценарийлар яза. РФ атказанган сәнгать эшлеклесе. Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939 елның 10 августында Ташкәнттә туган. Татар.[1]
Ташкәнт суворов училищесын (1956), ВГИКны (1962) тәмамлый.
1971 елдан ВГИКта, телевидение һәм радиотапшырулар хезмәткәрләренең белемен камилләштерү институтында остаханә җитәкчесе, профессор.
Кызы – Дания Агишева, киноактриса.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Күп санлы нәфис һәм документаль киноларга сценарийлар, диктор текстлары язды. Бөтенсоюз һәм халыкара кинофестивальләрдә Г. Агишев сценарийлары буенча куелган кинотасмалар даими бүләкләнә.[2]
Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сценарийларын, диктор текстларын язган, реҗиссер булган фильмнары[3]:
- 1965 Гасырлар битләре
- 1966 Ягымлык
- 1966 Ап-ак челәннәр
- 1969 Гашыйклар
- 1970 Гадәттән тыш комиссар
- 1971 Крәстияннәр
- 1973 Очрашу һәм аерылулар
- 1974 Минем изге кешем
- 1974 Соңгы очрашу
- 1978 Мәхәббәт һәм ярсу
- 1980 Нинди безнең еллар
- 1982 Генийның яшьлеге
- 1989 Шок
- 1991 Пастернакның соңгы музасы
- 1992 Пәйгамбәр үче
- 1997 Авазлар
- 1999 Мәскәүдә Нәүрүз
- 2001 Мәскәүдә ислам
- 2001 Фәрештәгә ау
- 2002 Шәрә натура
- 2004 Марина турында уфтану
- 2004 Гашыйклар-2
- 2005 Дала экспрессы
- 2007 Кеше-җил
- 2009 Гомәр Хәйям
- 2010 МУР
- 2014 Кадак
- 2014 Коктебель ташлары
- 2014 Мин юлбашчы булам
Казанда мөселман киносы (әүвәл «Алтын мөнбәр») фестивалендә җюридә эшләде.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1984)
- Үзбәкстан ССР Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1971)
- РФ хөкүмәте премиясе лауреаты
- РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (2001)
- Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1975)
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кинобраз сайты 2014 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Феникс сайтында
- ↑ Кинобраз сайтында, archived from the original on 2014-09-29, retrieved 2014-11-15
- ↑ Гаделша Агишев
- 10 август көнне туганнар
- 1939 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ташкентта туганнар
- Мәскәү татарлары
- Үзбәкстан татарлары
- Кинодраматурглар
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары
- РФ хөкүмәте премиясе лауреатлары
- Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Профессорлар
- ВГИК тәмамлаучылар
- Режиссёрлар