Галактик җеп

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1 млрд яктылык елы (307 Мпарсек) кысаларында Галәмдә галактик тупланышлар җепләрне һәм бушлыкларны төзиләр

Галактик җеп, җепсел, дивар, үтә тупланышлар җыелмасы, филамент (инглизчә filament — җеп, җепсел) — галактик бушлыклар (войдлар) арасында урнашкан 50-80 мегапарсек (163-260 млн. яктылык елы) озынлыклы галактикалардан торган җепләр формасында Галәмнең иң эре күзәтелүче галәми структуралар.

Галактик җепләр һәм бушлыклар "бөек диварлар" - галактикалар тупланышлары чагыштырмача яссы комплексларын төзи алалар.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галәмнең эволюциясенә заманча караш буенча галактик җепләр кара матдәнең челтәрсыман агымнары буйлап формалаша. Кара матдә Галәмнең макроструктурасы өчен җаваплы була дип фараз ителә.

Кара матдә гравитация ярдәмендә барион матдәсен үзенә тарта, ә астрономнар нәкъ әлеге гади матдә җепләр һәм диварлар формасында күзәтәләр.

Ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галактик үтә тупланышлар 1980 елдан ачыла башлаган. 1987 елда Кит-Балык үтә тупланышлары, 2003 елда Слоун Бөек дивары, 2013 елда Квазарлар бик зур төркеме һәм Һеркулес Бөек дивары - Көньяк Таҗ ачыла.

Иң якын галактик диварлар һәм тупланмалар бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

500 млн яктылык елы кысаларында Галәмдә иң якын галактик диварлар һәм тупланмалар

Бушлыклар (войдлар) тирәсендә галактикаларга карап, антигравитацион матдә булуын фараз итеп була, ул үзеннән бөтенесен этәреп җибәрә.

Галәмнең тизләнешле киңәюе өчен кара энергия җаваплы дип фараз ителә, кара энергия антигравитация үзлекләренә хас.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]