Кара энергия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кара энергия latin yazuında])
Космология
Өйрәнелә торган объектлар һәм җәрәяннәр
Галәм тарихы
Күзәтелә торган җәрәяннәр
Космологик модельләр
Галәм төзелеше: кара энергия - 74%, кара матдә - 22%, галактикалар арасындагы газ - 3,6%, йолдызлар, планеталар һ.б. - 0,4%. Wilkinson Microwave Anisotropy Probe күзәтүләре буенча
Галәмнең киңәюе

Кара энергия (космологиядә, инглизчә dark energy) - Галәмнең тизләнешле киңәюен аңлатыр өчен математик модельгә кертелгән энергия төре.

Кара энергиянең асылы ике аңлатмасы бар:

  • Кара энергия - космологик константа - Галәм фәзасын тутыручы үзгәрмәс энергетик тыгызлык, ягъни вакуумның нульсез энергиясе һәм басымы булып фаразлана.
  • Кара энергия - ниндидер квинтэссенция - динамик кыр, аның энергетик тыгызлыгы вакыт һәм фәза белән үзгәрә.

Әлегә (2014 ел) барлык билгеле күзәтүләр беренче гипотезага каршы килми, ул космолологиядә стандарт аңлатмасы булып санала.

"Планк" галәми обсерваториясенең күзәтүләре буенча күзәтелүче Галәмнең (95,1%) тулы массасы кара энергия (68,3 %), кара матдәдән (26,8 %) тора (Wilkinson Microwave Anisotropy Probe күзәтүләре нәтиҗәләре рәсемдә күрсәтелгән). Шулай ук яшерен масса күбесенчә кара энергиядән торырга тиеш.

1990 еллар азагында үтә яңа йолдызларны күзәткәндә Галәмнең киңәюе вакыт белән тизләнүе ачыклана. Соңрак реликт нурланыш, гравитацион линза ысулы, Зур Шартлау нуклеосинтезын үлчәүләрне тикшереп Галәм киңәюенең тизләнүе яңадан дәлилләнгән. Барлык күзәтүләр ΛCDM моделе белән яхшы тасвирлана, шушы модельдә Эйнштейн тигезләмәсенең космологик константасы Λ кара энергия өчен җаваплы була. Модель буенча Галәмнең яше 13,75 ± 0,11 млрд. ел.

биредә — космологик константасы.

Үзлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгълүм ки, кара энергия тигез итеп бүленешә, түбән тыгызлыкка ия, һәм гадәттәге матдә белән тик гравитация ярдәмендә тәэсир итешә. Кара энергиянең исәпләнгән тыгызлыгы 10−29 г/см³ - бик кечкенә, шуңа күрә лабораториядә табылып булмый.

Кара энергиянең иң гади аңлатмасы - "фәза булуы өчен бәя", димәк теләгән фәза күләме фундаменталь энергиягә ия, кайчакта ул "вакуум энергиясе" дип йөртелә. Бу Гомуми чагыштырмалылык теориясендә Λ буыны.

Күп кенә физик теорияләрдә вакуум флуктуацияләре карала, ә вакуум энергия иясе булып санала. Космологик константа Λ = 10−29 г/см, 1.03 кэВ/см³ , тискәре басымга ия, шушы тискәре басым үзара итешү - антигравитацияне булдыра, шуңа күрә Галәм киңәюе тизләнә.

Галәм язмышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге исәпләр буенча Галәмнең тизләнешле киңәюе 5 млрд. ел элек башланган, фаразлар буенча баштарак кара матдә һәм барионнар матдәсе гравитациясенә күрә Галәмнең киңәюе әкренәя барган. Соңрак барионнар матдәсе тыгызлыгы кими бара һәм киләчәктә кара энергия өстенлек итәчәк. Бу очракта Галәм чиксез рәвештә киңәя һәм аны боз үлеме көтә.

Әгәр вакыт белән кара энергия сибелсә яки үз билгесен үзгәртсә, гравитация өстенлек итәр һәм Галәмне "Зур Кысылу" яки шартлау көтә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]