Эчтәлеккә күчү

Ганза сәүдә берләшмәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ганза сәүдә берләшмәсе latin yazuında])
1400 елда Ганза сәүдә берлеге.
Ганза берлегенең төп сәүдә юллары.

Ганза сәүдә берлеге яки Ганза, Ганзея — XIV—XVI гасырларда Аурупада сәүдә шәһәрләрен берләштергән берлек (союз). Берлек Балтыйк һәм Төньяк диңгезләрендәге бөтен сәүдәне кулында тоткан һәм башка төбәкләрдә аның монополияләре булган. Берлек 1241 елда Любек белән Гамбург калалары килешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Ганза — XIII—XVII гасырларда булган иң озын гомерле халыкара сәүдә-икътисади берлеге. Ирекле алман калалары һәм Төньяк Аурупаның башка калаларының берлеге XIII—XVII гасырларда сәүдәгәрләргә булышлык күрсәтү өчен хезмәт итә.

Берлек әгъзалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлыча Балтыйк һәм Төньяк диңгезләре бассейннарында урнашкан 200-дән артык эре һәм кече шәһәрләр Ганза берлегенең әгъзасы булып торган. Гомуми шарт һәм кануннар төзү өчен шәһәр вәкилләре даими рәвештә Любекка съездларга җыелган.

Газага кермәгән шәһәрләрдә берлекнең вәкиллекләре һәм филиаллары булган, алар арасында Брүгге, Берген, Новгород һәм Лондон — иң зурлары.