Гастроэнтерит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гастроэнтерит latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Гастроэнтерит (бор. грек. γαστήρ, иялек килеш γαστρός — "ашказаны" һәм ἔντερον — "эчәк"), яки ашказаны һәм эчәк катары — ашказаны һәм нечкә эчәкнең ялкынсынуы. Бик еш кискен, сирәк кенә хроник формада күзәтелә. Бер үк вакытта юан эчәк тә зарарланганда гастроэнтероколит[1] диагнозы куела. Костыра, эч йомшара, эч авырта һәм кискен кысылу (спазм) барлыкка килә[2].

Сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гастроэнтеритның киң таралган сәбәбе — вируслар, бигрәк тә ротавирус һәм Escherichia coli, Campylobacter эчәк таякчалары бактерияләре[3][4], шулай ук башка кузгатучылар[5] белән заралану тора. Кайбер вируслар балалар эпилепсиясен[2] барлыкка китерә. Авыруның инфекциядән тыш таралуы очраклары бик сирәк. Балаларда заралану хәвефе иммунитетларының түбән булу һәм гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү[2] нәтиҗәсендә югары.

Вируслар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вируслы гастроэнтерит киң таралган кузгатучы булып ротавирус, норовирус, аденовирус һәм астровирус[6][7] тора. Ротавирус бик еш балаларда гастроэнтерит сәбәбе булып тора[4] һәм үсешкән илләрдә дә, үсешүче илләрдә дә бер үк дәрәҗәдә еш очрый[8]. Балаларда 70 % очракта диарея вирус инфекциясе[9] нәтиҗәсендә барлыкка килә. Олыларның иммунитеты нык булу сәбәпле, ротавирус аларда сирәк очрый[10]. Авыруның 18 проценты норовирус[11] нәтиҗәсендә барлыкка килә, ул Америкадагы гастроэнтеритның төп кузгатучысы булып санала һәм 90 процент очракта авыру сәбәбе булып тора[6]. Урынлы эпидемияләр, мәсәлән, круиз караплары[6], дәваханәләр, рестораннар[2] кебек чикле урыннарда бер-берсенә якын булган кешеләр арасында барлыкка килүе мөмкин. Кешеләр савыкканнан соң да авыру чыганагы булып калуы ихтимал[6]. Балаларның чирләвенең 10 % норовируска[2] туры килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гастроэнтерит — ЗСЭ (3-е издание)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Singh, Amandeep (July 2010). «Pediatric Emergency Medicine Practice Acute Gastroenteritis — An Update». Emergency Medicine Practice 7 (7).
  3. Webber Roger Communicable disease epidemiology and control: a global perspective — 3rd. 
  4. 4,0 4,1 Szajewska, H (January 2010). «Gastrointestinal infections in the pediatric population.». Current Opinion in Gastroenterology 26 (1): 36–44. DOI:10.1097/MOG.0b013e328333d799. PMID 19887936.
  5. Mandell 2010, Ch. 93
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Eckardt AJ, Baumgart DC (January 2011). «Viral gastroenteritis in adults». Recent Patents on Anti-infective Drug Discovery 6 (1): 54–63. DOI:10.2174/157489111794407877. PMID 21210762.
  7. Dennehy PH (January 2011). «Viral gastroenteritis in children». The Pediatric Infectious Disease Journal 30 (1): 63–4. DOI:10.1097/INF.0b013e3182059102. PMID 21173676.
  8. Meloni, A (October 2011). «Epidemiology and prevention of rotavirus infection: an underestimated issue?». The journal of maternal-fetal & neonatal medicine: the official journal of the European Association of Perinatal Medicine, the Federation of Asia and Oceania Perinatal Societies, the International Society of Perinatal Obstetricians 24 (Suppl 2): 48–51. DOI:10.3109/14767058.2011.601920. PMID 21749188.
  9. Webb, A (April 2005). «Acute gastroenteritis in children.». Australian family physician 34 (4): 227–31. PMID 15861741.
  10. Desselberger U, Huppertz HI (January 2011). «Immune responses to rotavirus infection and vaccination and associated correlates of protection». The Journal of Infectious Diseases 203 (2): 188–95. DOI:10.1093/infdis/jiq031. PMID 21288818.
  11. (Aug 2014) «Global prevalence of norovirus in cases of gastroenteritis: a systematic review and meta-analysis». The Lancet Infectious Diseases 14 (8): 725–30. DOI:10.1016/S1473-3099(14)70767-4. PMID 24981041.