Георгий Гахария

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий Гахария latin yazuında])
Георгий Гахария
14нче Гөрҗистан премьер-министры
Вазыйфада
2019 ел – 2021 ел
Президент Саломе Зурабишвили
Аңа кадәр Мамука Бахтадзе
Дәвамчысы Ираклий Гарибашвили
Гөрҗистанның эчке эшләр министры
Вазыйфада
2017 ел – 2019 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 19 март 1975(1975-03-19) (49 яшь)
ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис
Сәяси фирка Гөрҗи хыялы — Демократик Гөрҗистан
Белем Тифлис дәүләт университеты,
Мәскәү дәүләт университеты,
МДУ Югары бизнес-мәктәбе

Георгий Гахария (гөрҗ. გიორგი გახარია, 1975 елның 19 марты, ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 20172019 елларда Гөрҗистан эчке эшләр министры, 2019 елның 9 сентябреннән 2021 елның 18 февраленә кадәр Гөрҗистан Гөрҗистан премьер-министры. Гөрҗистан Конституциясенең илне парламент республикасы итеп үзгәрткән соңгы редакциясе нигезендә, премьер-министр илдә реаль хакимияткә ия.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елның 19 мартында Гөрҗистан ССР башкаласы Тифлистә туган. Тифлис дәүләт университетының тарих факультетын, Мәскәү дәүләт университетының политология факультетын (сәяси фәннәр магистры, 2000), Мәскәү дәүләт университетының Югары бизнес-мәктәбен (2004) тәмамлаган. 20062009 елларда Мәскәү дәүләт университетының гамәли биотехнология кафедрасы укытучысы[1].

Гөрҗистан хөкүмәтендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси бизнеста эшләгәннән соң (SFK Group — генераль директоры; Lufthansa Service Holding AG. — Көнчыгыш Европа, БДБ илләре һәм РФ буенча бизнесны үстерү директоры), 2013 елның мартында Гөрҗистанның бизнес-омбудсмены итеп билгеләнә.

2014 елның декабреннән Гөрҗистан хөкүмәтенең икътисадый шурасы сәркатибе вазыйфасын да бергә алып бара.

2016 елның ноябрендә Георгий Квирикашвили[калыпны мәкаләдән алып куярга], премьер-министр булгач, Георгий Гахарияне үз урынына — икътисад министры вазыйфасына билгели.

2017 елның 13 ноябрендә Георгий Гахария Гөрҗистан вице-премьеры — эчке эшләр министры итеп билгеләнә.

Премьер-министр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 3 сентябрендә Мамука Бахтадзе киткәч, Гөрҗистан премьер-министры вазифасына кандидат итеп күрсәтелә[2]. Премьер-министр вазифасына аны «Гөрҗи хыялы»(ингл.) идарәче фиркасе рәисе, миллиардер Бидзина Иванишвили(ингл.) тәкъдим иткән. 9 сентябрьдән хөкүмәт башлыгы вазифасында[3]. Парламентның Георгий Гахарияне раслау утырышы Михаил Саакашвили яклы кешеләрнең протесты фонында уза. Алар Гахарияны «Россиягә хезмәт күрсәтү»дә гаепли. Яңа премьер үзе, РФ белән мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә, «салкын акыл» позициясеннән эшләү зарурлыгына басым ясый.

Тышкы сәясәттә премьер-министр Европа берлегенә һәм НАТОга керүгә юнәлеш тотарга, эчке сәясәттә — мәгариф системасын һәм авыл хуҗалыгын үстерергә ниятли. Георгий Гахария илнең төп проблемасы дип эшсезлекне саный.

2021 елның 18 февралендә отставкага китә[4].

Факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гахарияне 21 июньгә каршы төндә Тифлисның Руставели проспектындагы митингны көч кулланып бастыруда төп гаепле дип саныйлар. Массакүләм протест акциясе РФ депутатлары делегациясе башлыгы Сергей Гавриловның Гөрҗистан парламенты спикеры кәнәфиенә утыруы аркасында башлана. Полиция белән бәрелешләрдә йөзләгән кеше зыян күргән. Георгий Гахария үз гамәлен «парламентны көч кулланып штурмлауны булдырмый калырга тиеш булуы» белән аңлата[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Элгәре:
Димитри Кумсишвили
Гөрҗистан эчке эшләр министры
2017–2019
Аннары:
Димитри Кумсишвили
Элгәре:
Мамука Бахтадзе
Гөрҗистан премьер-министры
2019–2021
Аннары:
Ираклий Гарибашвили