Герман Яковлев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Герман Яковлев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Герман Яковлев
Туган 10 ноябрь 1933(1933-11-10)
Ленинград өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 3 май 2017(2017-05-03) (83 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Күмү урыны Богослов зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Петербург дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Герман Яковлев (10 ноябрь 1933 ел — 3 май 2017 ел) — ССРБ һәм Русия галиме, хәрби табиб. Медицина фәннәре докторы, профессор, Русия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты, медицина хезмәтенең генерал-лейтенанты.

160-тан артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән монографияләр, дәреслек һәм уку әсбаблары, берничә патенты, шулай ук уйлап табуга авторлык танытмалары бар

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герман Михайлович Яковлев 1933 елның 10 ноябрендә Ленинград өлкәсенең Кингисепп районы Черно авылында крестьян гаиләсендә туа (хәзерге Солнцевский районы).

Бөек Ватан сугышында әнисе белән бергә немец гаскәрләре оккупацияләгән территориядә була. Сугыштан соң мәктәптә укуын тәмамлый һәм бер үк вакытта эшләп тә ФЗУ техник мәктәбендә укый. 1953 елда Ленинград Хәрби-медицина академиясенә укырга керә, 1959 елда кызыл дипломга тәмамлый (хәзер С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясе). Аны тәмамлагач, хәрби хезмәткә җибәрелә, хезмәтен радиотехник һәм авиация гаскәрләрендә үтә (1959-1965), аннары Хәрби-медицина академиясе хәрби-диңгез һәм госпиталь терапиясе кафедрасының клиник ординатурасында белем ала. Аның гыйльми җитәкчесе З. М. Волынский була

1967-1974 елда Г. М. Яковлев подполковник дәрәҗәсендә Томскига җибәрелә, анда Томск медицина институты (хәзер Себер дәүләт медицина университеты) хәрби-медицина факультетының хәрби-кыр терапиясе кафедрасында һәм хәрби госпитальдә эшли. Бер үк вакытта фәнни эш белән шөгыльләнә һәм 1968 елда кандидатлык диссертациясе, ә 1974 елда —«Опыт разработки и использования количественной реографии для функциональной оценки системы кровообращения» темасына докторлык диссертациясе яклый[1].

1974 елда полковник дәрәҗәсендә Ленинградка кайта һәм туган академиясендә эшли: укытучы, өлкән укытучы, табибларның белемен камилләштерү буенча 2-нче терапия кафедрасының начальник урынбасары (1974-1978), эчке авырулар пропедевтика кафедрасы начальнигы (1978-1982), ТУВ-1 кафедрасы начальнигы (1982-1984), укыту һәм фәнни эш буенча академиянең начальник урынбасары (проректор) (1985-1988).

Яковлевка 1975 елда профессор исеме бирелә.

1988 елда медицина хезмәте генералы Герман Михайлович Яковлев Ленинград Хәрби-медицина академиясенең начальнигы итеп тәгаенләнә һәм бу вазыйфада 1992 елга кадәр эшли.

1992 елда фәнни-тикшеренү эшчәнлегендәге казанышлары өчен ул Русия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

1993 елда хәрби хезмәттән киткәннән соң, Санкт-Петербург дәүләт университеты психология факультетында медицина психологиясе кафедрасы мөдире була.

1994 елда Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана. 2010 елда профессор М. Г. Яковлев Хәрби-медицина академиясенең хәрби-кыр терапиясе кафедрасында профессор - консультант була. Үзенең гыйльми-педагогик эшчәнлеге чорында 14 фән докторы һәм 30 кандидат әзерли, фәнни мәктәп оештыра. Терапевтларның Бөтенсоюз җәмгыяте идарәсе президиумы әгъзасы, Үзәк Хәрби-медицина идарәсе каршындагы ССРБ Оборона советы составына керә. «Клиническая медицина» һәм «Физиология человека» журналларының мөхәрририят советы әгъзасы[2]

2017 елның 3 маенда Санкт-Петербургта вафат була һәм Богословский зыяратында җирләнә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясе чыгарылышы укучысының алтын медале (1959).
  • «Почет Билгесе» ордены (1990), III дәрәҗә «ССРБ Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәте өчен» ордены (1980 ел) һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» (2003) ордены, шулай ук күп медальләр, шул исәптән «Фидакяр хезмәте өчен», "Намуслы хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнә
  • ССРБ Министрлар Советы премиясе лауреаты (1990, цитомедин препаратлары төркемен әзерләү һәм куллану өчен), СССР Фәннәр академиясе премиясе лауреаты (1991).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Плеханов Г. Ф. Окна памяти [воспоминания] (о Г. М. Яковлев). — Томск, 2012. — С. 158-159.
  • Халимов Ю. Ш. и др. Профессор Герман Михайлович Яковлев (к 80-летию со дня рождения). // Вестник ВМА. — С.Пб.: ВМА, 2013. — № 4.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Автореферат диссертации на соискание ученой степени доктора медицинских наук
  2. Яковлев Герман Михайлович

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]