Госман Сәләхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Госман Сәләхов latin yazuında])

Госман Садыйк улы Сәләхов (18.05.1911 - 1998, Азнакай районы Әсәй авылы) — Икенче бөтендөнья сугышы ветераны. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленинград саклавы өчен медале иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Садыйк һәм Мөнәвәрә Сәләховларның крестьян гаиләсендә туа.
  • 1923 елда Әсәйнең урта мәктәбен тәмамлый һәм колхозда эшли.
  • 1933 елда Бөгелмәнең военкоматына чакырыла һәм хезмәткә яраклы итеп билгелэнэ, 64 полк кавалеры булып кертелә.
  • 1941 нче елны 22 нче июнь (якшәмбе) көнне үк сугышка китәргә гариза бирә, 25 июнь көнне Азнакайның военкоматында мобилизацияләнгән (өйдә әнисе һәм тормыш иптәше кала).
  • Сталинград сугышында блокада вакытында катнаша, 1942 елда сул җилкәсенә яралыш ала.
  • 1943 елда Ленинградны саклау өчен медале белән бүләкләнә.
  • 1944 елда сул күзенә контузия ала.
  • Коневта хезмэт итэ. Донбасстан күп медаль-орденнар алып кайта.
  • 1946 елны февраль аенда сугыштан кайта.
  • Сугыштан сон Әсәй авылында хужалык мөдире булып озак еллар хезмәт куйды. Тракторчы hөнәрен үзләштергән.
  • 1998 елда вафат була, Әсэй авылында җирләнә.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тормыш иптәше Гайниямал белән ике ул hәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр.
  • Халыкны җырлартырга һәм биетергә яратты.
  • Кынгыраулы яшел телле тальян гармун тартып, авыл урамыннан, Сабантуеннан буләкләр алып кайтып торды.