Григол Абашидзе
Григол Абашидзе | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | гөрҗ. გრიგოლ აბაშიძე |
Туу датасы: | 1 август 1914[1] |
Туу урыны: | Зеда Ргани[d], Шорапанский уезд[d], Кутаиси губернасы, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе[1] |
Үлем датасы: | 29 июль 1994[2] (79 яшь) |
Үлем урыны: | Тбилиси, Гөрҗистан |
Эшчәнлек төре: | тәрҗемәче, шагыйрь, писатель научной фантастики, прозачы, язучы |
Жанр: | шигырь бүлеге[d], повествовательная поэзия[d] һәм повесть[d] |
Григол Абашидзе (гөрҗ. გრიგოლ აბაშიძე, 1 август 1914, Чиатура, Тифлис губернасы, Рәсәй империясе — 29 июль 1994, Тбилиси, Гөрҗистан) — гөрҗи язучысы.
Гөрҗистан ФА академиге (1979). Беренче шигырьләре 1938 елда матбугатта дөнья күргән. Беренче паимасы («Кара шәһәрдә яз») 1938 елда нәшер ителгән. «Дошманнар» (1941), «Георги Алтынчы» (1942), «Байраклар» (1943), «Җиңелмәс Кавказ» (1943) паимасы һәм башка әсәрләре Икенче бөтендөнья сугышы турында. «Беренче тбилисилеләр турында риваять» (1959), «Өч дәвергә сәяхәт» (1961) паималары, «Алтын йөземлек» (1969) тупламына кергән шигырьләре заманави темада. «Лашарела» (1957), «Озын төн» (1963), «Корнали» (1969) тарихи романнарында Гөрҗистанның 13 гасырдагы тормышы тасвирланган. Абашидзе Гөрҗистан ССР Дәүләт һимне автордашларыннан (1944-1991 елларда гамәлдә булган) берсе. Ш.Петөфи, А. Мицкевич, И. Вазов, Х. Ботева, П.Неруда, М.Эминеску әсәрләрен гөрҗи теленә тәрҗемә иткән; аның әсәрләре инглиз, франсуз, рус, украина һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Мирианашвили А. М. Абашидзе Григол Григорьевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ SNAC — 2010.