Гырон быдтон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гырон быдтон latin yazuında])

Гырон быдтон (удм. Гыро́н быдто́н — «сабан бетте») — удмурт милли бәйрәме. Әлеге йола бәйрәме, Сабан туе шикелле үк удмуртларның иң зур бәйрәме. Удмуртларның төрле этник төркемнәрендә «Гершыд», «Гербер» дип тә аталып йөртелә. 1998 елдан республика күләмендә бәйрәм ителә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гырон быдтон – «сабан бетте» дигән мәгънәгә туры килә. Сабантуй кебек, удмуртларның зурлап үткәрә торган бәйрәмнәре. Бәйрәмне үткәрү өчен төгәл билгеләнгән календарь көн юк. Монда бөтенесе елның нинди булуына, карның ничек эрүенә бәйле.

Шушы көндә алар әйбәт уңыш сорап үзләренең Аллаларына мөрәҗәгать итәләр. Бәйрәм болында, табигатьнең чәчәк ату вакытында үткәрелә.

Хуҗабикәләр милли ризык – куарнянь пешерәләр, кунакларны милли эчемлек көмешкә (кумышка) белән сыйлыйлар.

Бәйрәм башланып китәр алдыннан капкадан атка атланган егет белән кыз керәләр. Алар Кояш белән Яз символлары.

Бәйгеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданда берсеннән-берсе кызыклы уеннар, бәйгеләр гөрли. Сабан туеннан аермалы буларак, әлеге чарада удмурт халкына гына хас ярышлар да урын алган.

  • Әтәч һәм дуңгыз баласы куу.
  • Җирдән йомырка тәгәрәтү, күзне бәйләп йомырка эзләү,
  • Яр буенда балык тоту уены.
  • Чаңгыда йөгерү.
  • «Чеберина-чеберай» – «Удмурт чибәре» бәйгесе. Әлеге бәйгедә кызлар катнаша. Алар үзләре һәм туган яклары белән таныштырырга, милли киемнәрен якларга, милли ризык, иҗади номер тәкъдим итәргә тиеш.
  • Такмаклар бәйгесе. Әлеге бәйгедә такмакларның тема ачылышы, артистлык осталыклары бәяләнә.

Бу бәйрәм тулысы белән Сабан туена бик якын. Зур аермаларның берсе булып, Гырон быдтон бәйрәмендә көрәш уздырылмый.

Һәрбер халыкның гореф-гадәтләре, йолалары тирән мәгънәгә ия. Алар кешегә төрле яклап тәрбия бирергә ярдәм итә.

Һәр бәйрәмнең үзенчәлекле ягы бар. Төрле йолалар, бәйрәмнәр булмаса, безнең тормышыбыз күңелсез, нурсыз булыр иде. Гореф – гадәтләр элек – электән, буыннан – буынга күчеп килгәннәр. Кайсы халык вәкиле булсак та, без бу йолаларны сакларга тиешбез. Алар – халыкның көзгесе!

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]