Гүзәл Хамматова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Хамматова latin yazuında])
Гүзәл Хамматова
Туган телдә исем Хамматова Гүзәл Яныбай ҡыҙы
Туган 28 октябрь 1953(1953-10-28)
Үлгән 3 ноябрь 2021(2021-11-03) (68 яшь)

Хамматова Гүзәл Яныбай кызы (28 октябрь 1953, Уфа, БАССР) — СССР һәм Рәсәй тәрҗемәчесе, укытучы. Язучылар берлеге әгъзасы (2008).

Хамматова Гүзәл Яныбай кызы 1953 елның 28 октябрендә язучы Яныбай Хамматов гаиләсендә туа.

1976 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Аннары Башкортстан дәүләт педагогия институтында, ә 1988-2008 елларда Уфа юридик институтында укыта.

Атасының «Хәсрәтле балачак» (2002), «Салават батыр» (2004), «Агыйдел Иделгә коя» (2007) һәм башка романнарын, Р.К. Бикбаевның «Рәми» (2008) китабын, Ф.Ә. Исхакова, Б.Ногоманов, Г.Б. Хөсәенов, М.Ә. Әхмәтшин, Г.М. Якупова, Л.М. Яхшыбаева һәм башка башкорт язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте.

2008 елдан бирле Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Гүзәл Яныбай кызының 50гә якын фәнни һәм укыту-методик хезмәте бар.

Хамматова Гүзәл Яныбай кызы 2021 елның 3 ноябрендә коронавирустан Уфада вафат.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Магия древних слов. Уфа, 2002
    • В начале был Хаос... Уфа 2008

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р.Ә. Сиражитдинов тәрж. Хамматова Гүзәл Яныбай ҡыҙы // Башҡорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.