Гәрәй Нәфыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гәрәй Нәфыйков latin yazuında])
Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Нәфыйков.
Гәрәй Нәфыйков
Туу датасы 25 август 1907(1907-08-25)
Үлем датасы 10 июль 1942(1942-07-10) (34 яшь)
Дәрәҗә майор
Сугышлар/
бәрелешләр
Бөек Ватан сугышы:

Гәрәй (Асылгәрәй) Нәфыйков - 1907 елның 25 августында Уфа губернасы Бәләбәй өязе Илекәй-Мин волостеның Сатый авылында ярлы татар гаиләсендә дөньяга килә.

1929 елның ноябрендә Гәрәй Нәфыйковны хәрби хезмәткә алалар.

1940 елның ноябрендә Нәфыйковны 19-нчы гвардия дивизиясенең 159-нчы тау кавалерия полкы командиры ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр.

1941 елның апрелендә дивизиядә 27-нче механикалаштырылган корпус формалаша. Нәфыйков 31-нче мотоциклчылар полкы командиры ярдәмчесе була.

1941 елның июлендә капитан Нәфыйковны 17-нче Мәскәү укчылар дивизиясенең 1316-нчы полкының 4-нче хәрби төзелеш батальоны командиры итеп тәгаенлиләр. Ул Мәскәү янындагы сугышларда катнаша.

1941 елның декабрь башында Нәфыйков оешып килүче 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясенең полк командиры итеп тәгаенләнә. 294-нче кавалерия полкы составында Нәфыйков апрельдә фронтка җибәрелә. Аның хәрби юлы озын булмый, 1942 елның 10 июлендә Гәрәй Нәфыйков һәлак була.