Гөлбадран

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлбадран latin yazuında])
Гөлбадран
Сурәт
Халыкара фәнни исем Tanacetum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон оешма чәчәкләр[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=11863[7]
 Гөлбадран Викиҗыентыкта

Гөлбадран (лат. Tanacétum, рус. Пижма)− оешма чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

50 дән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарда: Европа, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Кытай, Япония, Корея территорияләре буенча таралганнар.

Татарстанда өч төре – меңьяфраксыман гөлбадран (T. achilleifolium) һәм меңьяфраклы гөлбадран (T. millefolium) – Кама аръягында, гади гөлбадран, ягъни кыргый миләш (T.vulgare) барлык районнарда да очрый. Урман читләрендә, үләнле һәм ташлы сөзәклекләрдә, сулыклар янында үсә.

Урман һәм урманлы дала зонасы үсемлеге.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Tanacetum vulgare

Сабаклары туры, 130 см га кадәр биеклектә, озын шуышма тамырчалы. Яфраклары чиратлашкан, каурыйсыман теленмә. Чәчәк кәрзиннәре ачык сары төстә, ярымшар рәвешендә, калкансыман чәчәк төркемендә. Җимешләре – озын сырлы орлыкчалар. Июнь-сентябрь айларында чәчәк ата, август–октябрьдә җимеш бирә. Вегетатив юл белән үрчи.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гади гөлбадранның чәчәк төркемендә эфир мае, органик кислоталар, флавоноидлар, дуплау һәм ачы матдәләр бар.

Гөлбадранның чәчәк төркемнәре халык медицинасында ашказаны, баш авыртканда һәм үт кудыру чарасы буларак кулланыла.

Инсектицид.

Меңьяфраклы гөлбадран ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[8]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дудченко Л. Г., Козьяков А. С., Кривенко В. В. Пряно-ароматические и пряно-вкусовые растения - К.: Наукова думка, 1989. - 304 с. - 100 000 экз. - ISBN 5-12-000483-0.  (рус.)
  • Губанов И. А., Киселёва К. В., Новиков В. С., Тихомиров В. Н. 1429. Tanacetum vulgare L. - Пижма обыкновенная // Иллюстрированный определитель растений Средней России. В 3-х томасы - М.: Т-во науч. Изд. КМК, Ин-т технологы. иссл, 2004. - Т. 3. Покрытосеменные (двудольные: раздельнолепестные). - 493 б. - ISBN 5-87317-163-7.  (рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 76(1) / мөхәррир Y. Ling, C. Shih — 1983.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  8. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/glbadran