Гөлбикә Кәримова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлбикә Кәримова latin yazuında])
Гөлбикә Кәримова
Туган 15 сентябрь 1938(1938-09-15) (85 яшь)
Үзәк, Теләче районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре машина белән саву әпирәтере, савучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Гөлбикә Кәримова Викиҗыентыкта

Гөлбикә Кәримева (Гөлбикә Гали кызы Кәримева, 15 сентябрь 1938(1938-09-15) (85 яшь), Үзәк, Теләче районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлбикә Кәримова һәм Рөстәм Миңнеханов

Гөлбикә Кәримова 1938 нче елның 15 нче сентябрендә Саба районы Караширмә авылында туган. Җиде сыйныфны Орымширмә авылына йөреп тәмамлый һәм Теләче районы Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында сөтчелек фермасында эшли башлый.

1966 елда, социалистик йөкләмәләрне арттырып үтәгән өчен, ул Ленин ордены белән бүләкләнә.

1968 елда ул һәр сыердан кимендә 4500 килограмм сөт савып алу бурычын куя һәм, аны үтәп, «Районның иң яхшы сыер савучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Шул ук елда Гөлбикә Кәримова савымны 5549 килограммга җиткерә, бу райондагы уртача күрсәткечтән ике мәртәбә артык була. Шуның өчен аңа «Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы» дигән мактаулы исем бирелә. VIII бишьеллык планнарын үтәгән өчен Гөлбикә Гали кызы Республиканың Мактау кенәгәсенә кертелә.

Гөлбикә Кәримова берничә мәртәбә СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша һәм медальләр белән бүләкләнә. КПСС әгъзасы була, КПССның XXV съезды депутаты итеп сайлана, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

1993 елга кадәр ул Теләче районының В.И.Ленин исемендәге тәҗрибәҗитештерү хуҗалыгында сыер савучы булып эшли, аннан лаеклы ялга китә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]