Гөлназ Абдуллаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлназ Абдуллаева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гөлназ Абдуллаева
Туган телдә исем Гөлназ Рөстәм кызы Абдуллаева
Туган 5 июнь 1980(1980-06-05)
Әлмәт
Үлгән 11 сентябрь 2010(2010-09-11) (30 яшь)
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Һөнәре артист

Гөлназ Рөстәм кызы Абдуллаевататар артисткасы, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының яшь артисты.

Ул татар театры дөньясында танылган Абдуллаевлар гаиләсендә 1980 елда, Әлмәт шәһәрендә дөньяга килгән. Әтисе – Рөстәм Әбдрәшит улы, Оренбур татар театрының сәнгать җитәкчесе, әнисе — Люция Каюм кызы, Русиянең атказанган артисты.

Булачак артист урта белемне Оренбурда ала, аннан Ырынбур педагогия университетында укый, узган ел гына шәһәрнең Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый.

Ырынбур татар театрының Гөлназга булган өметләре дә аның гомере белән бергә өзелде: ул юл фаҗигасендә һәлак булды.


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]