Ольга Лебедева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Лебедева latin yazuında])
(Гөлнар-ханым битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ольга Лебедева
Gülnar Hanım (Olga de Lebedef).png
Туган телдә исем Ольга Сергей кызы Барщева
Туган 1854(1854)
Русия империясе, Казан губернасы, Казан
Үлгән 1918(1918)
Госманлы империясе
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре тарихчы, тәрҗемәче
Балалар алты баласы
Бүләк һәм премияләре Шәфкать ордены (Госманлы империясе)

Ольга Сергей кызы Лебедева (рус. Ольга Сергеевна Лебедева, Төркиядә: Gülnar Hanım, Гөлнар ханым) (1852 ел Казан губернасы1918 елның 5 (6, 7 ?) ноябре) — Русия һәм Төркия тәрҗемәчесе һәм Көнчыгышны тикшерүче.

Башлангыч еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыз фамилиясе - Барщева. Лебедева - ике тапкыр (1883-1886 һәм 1899-1903) Казан шәһәре башлыгы булган икенче ире Александр Лебедев фамилиясе. Алты балалары була.[1]

Лебедева төрек, татар, гарәп һәм фарсы телләрен танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйридан өйрәнгән.[2] 1886 елда Кей-Кавусның «Кабус Наме» (XI гасыр) китабын рус теленә тәрҗемә итә (тәрҗемә фарсы теленнән түгел, ә Каюм Насыйриның татар телендәге басмасыннан эшләнгән). Ул чордагы татар мәдәниятенең күп кенә эшлеклеләре белән якыннан таныш булган.[3] Бу, гомумән, Россия дворянлыгы гадәтләрендә булмаган.

Тәрҗемәчелек эшчәнлеге.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1889 елда Стокгольмдагы халыкара ориенталистлар конгрессында катнаша, аннан төрек язучысы һәм тәрҗемәче Әхмәт Мидхәт белән бергә берничә елга Төркиягә китә, анда классик рус әдәбиятын төрек теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Ул, Мидхәт ярдәмендә, Gülnar hanım (төр.) тәхәллүсе астында Лермонтовның «Демон» поэмасын, Лев Толстойның «Иван Ильичның үлеме» повестьларын, «Семейное счастье», «Ильяс», «Ике карт» һәм «Чем люди живы» хикәяләрен, Пушкин әсәрләрен төрек тәрҗемәсендә бастыра алган.

Шул вакытларда ул Атаулла Баязитовның полемик әсәрен татар теленнән төрекчәгә тәрҗемә итә.[4]

Тәрҗемәләре өчен cолтан Габделхәмит II аны икенче дәрәҗә Шәфкать ордены белән бүләкли.[2]

Ул шулай ук рус әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Мәсәлән — "Бакчасарай чишмәсе"[2].

Соңрак ул танылган төрек язучысы һәм феменисткасы Фатыйма Алия Топузның әсәрләрен Француз теленә тәрҗемә итә.[5]

Көнчыгышны тикшерүче[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1899 елда Италиядә француз телендә "Abrégé de l ' histoire de Kazan" (Казанның кыскача тарихы) эшен чыгара — бу эш Казан ханлыгына багышланган рус тарихчысы тарафыннан башкарылган беренче тикшеренү була. Киләсе тикшеренү (М. Г. Худяковның) революциядән соң гына (1923 елда) барлыкка киләчәк.

1900 елда "Мөселман хатын-кызын Эмансипацияләү турында" дигән зур булмаган эш бастыра. Анда ул Аурапа күзаллаулары буеча мөселман хатын-кызларының җәберләнүе турындагы фикерләрнең ялгышлык икәнен күрсәтә. Бу китап күп кенә көнчыгыш телләренә тәрҗемә ителгән һәм күп кенә мөселман халыклары арасында хатын-кызларның хокукларын яклауга зур йогынты ясаган.[6][7]

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елда, Россиягә кайткач, Лебедева Русиядә Шәрыкъне өйрәнү җәмгыятен булдыру эшен алып бара, ул 1900 елда оештырыла (Лебедева мактаулы рәис итеп раслана).

Шул ук елны рус-татар газетасын бастыруга рөхсәт алырга тырыша, әмма бу эштә аның элгәрләре кебек үк, уңышсызлыкка дучар була. Моннан тыш, яшерен "магометанлыкта" шикләнү сәбәпле, аның артыннан полиция күзәтчелеге куела.[8]

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәрҗемәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теленнән рус теленә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кабус Намэ. / Пер.: Лебедева О. С. — Казань: Тип. Имп. ун-та, 1886. — 153 c.

Рус теленнән төрек теленә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Kar Fırtınası. Puşkin’den Tercüme [The Blizzard. Translation from Pushkin]. Dölebedeff, Gülnar Olga tarafından çevrildi. Istanbul: Tercüman–ı Hakikat Matbaası. 1891.
  • Lermontof’un Iblisi [Lermontov’s Demon]. Dölebedeff, Gülnar Olga tarafından çevrildi. Istanbul: Tercüman–ı Hakikat Matbaası. 1891.
  • Tolstoy, Leo (1893). Ilyas, yâhut, Hakikat-i gına [Ilyas or Truth Wealth]. Dölebedeff, Gülnar Olga tarafından çevrildi. Istanbul: Tercüman–ı Hakikat Matbaası.

Рус теленнән татар теленә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.С. Пушкинның "Бакчасарай чишмәсе" тәрҗемәдә. Төгәл тәрҗемә елы һәм басманың урыны билгеле түгел.

Татар теленнән төрек теленә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрек теленнән француз теленә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Aliye, Fatma . de Lebedeff, Olga tarafından çevrildi. "Nisvan-ı İslâm" [‘Les Femmes musulmanes’ par Fathma Alié]. Bibliothèque du journal ‘Orient’ et ‘La Turquie’ (Fransızca). Paris: N. Nicolaides.1896

Тикшеренүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Gülnar Lebedeva. Rus Edebiyatı. Istanbul: Adadoryan Matbaası. 1895.
  • Olga de Lébédeff. Abrégé de l’histoire de Kazan. Rome: Società editrice Dante Alighieri. 1899
  • Лебедева О.С. Об эмансипации мусульманской женщины. — СПб.: Тип. Исидора Гольдберга 1900 г.
  • Olga de Lebedeff. Histoire de la conversion des Géorgiens au christianisme, par le patriarche Macaire d'Antioche. Traduction de l'arabe par Mme Olga de Lebedew . Casa editrice italiana. 1905

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Olcay, Türkan (2017). "Olga Lebedeva (Madame Gülnar): A Russian Orientalist and Translator Enchants the Ottomans". Slovo. 29 (2). doi:10.14324/111.0954-6839.065
  2. 2,0 2,1 2,2 Тюркан Олджай. Ольга Сергеевна Лебедева и ее вклад в русско-турецкие литературные связи // Проблемы филологии: язык и литература. 2010. №1. – C. 121-126
  3. Olcay, Türkan (2017). "Olga Lebedeva (Madame Gülnar): A Russian Orientalist and Translator Enchants the Ottomans". Slovo. 29 (2). doi:10.14324/111.0954-6839.065
  4. Bayazidof, Ataullah. Islâmiyetin Maarife Taalluku ve Nazar-I Muarizinde Tebyini The Relation of Islam to Science and the Heterodoxes. Dölebedeff, Gülnar Olga; Cevdet, Ahmet tarafından çevrildi. Istanbul: Tercüman–ı Hakikat Matbaası. 1891
  5. Aliye, Fatma . de Lebedeff, Olga tarafından çevrildi. "Nisvan-ı İslâm" [‘Les Femmes musulmanes’ par Fathma Alié]. Bibliothèque du journal ‘Orient’ et ‘La Turquie’ (Fransızca). Paris: N. Nicolaides.1896
  6. Фаизов, С. Ф. Движение мусульманок России за права женщин в 1917 г.: страницы истории. Нижний Новгород, 2005.
  7. Первая женщина-судья в истории России: эмансипация и ислам
  8. Каримуллин. А.Г. О.С. Лебедева — Гульнар ханум // Народы Азии и Африки. — 1977. — N 3. — С. 146—152.