Дмитрий Мочальский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Мочальский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дмитрий Мочальский
Туу датасы:

2 (15) февраль 1908

Туу җире:

Санкт-Петербург, Россия империясе[1]

Үлем датасы:

1988

Үлем җире:

Мәскәү, СССР

Ил:

Flag of the Soviet Union.svg СССР

Мочальский Дмитрий Константинович (1908-1988) — совет рәссамы. ССРБ-ның халык рәссамы (1980).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Мочальский Санкт-Петербургта 1908 елның 2 (15) февралендә туган .

1905 ел истәлеге исемендәге Мәскәү изоотехникумында һәм Ленинград художество академиясенең Сынлы сәнгать, сын һәм архитектура институтын (1936) тәмамлый, шул исәптән рәссам К. С. Петров-Водкинның укучысы була.

«Демонстрациядан кайту» («Алар Сталинны күргән») (1949), «Җиңү. Берлин. 1945 елның 9 мае» (1947), «Совет гаскәрләре Берлинда» график эшләр циклы (1945), картина «Яңа йортка күчүчеләр», «Тракторчылар палаткасы» (икесе дә — 1957), «Кызыл почмак» (1964), «Ишимда» (1965), «Совхозда иртә. Контор янында» (1967), «Дүрт буын» (1968), «Басуда» (1969), «Клубтагы репетиция» (1972), «Троица» (1975) картиналарның авторы.

Дмитрий Мочальский — ССРБ Художество академиясенең гамәли әгъзасы (1973), 1961-1963 елларда Мәскәү рәссамнар берлеге рәисе, В. И. Суриков исемендәге МГАХИ-да 1937 елдан алып гомеренең ахырына кадәр укытучы (1950 елдан алып профессор).

Дмитрий Мочальский — Мәскәү рәссамнар берлегенең тәүге бердәнбер партиясез рәисе, «хрущев җепшеге» чорында ул 1961-1963 елларда бу оешманы җитәкләүче. Дау белән билгеле Манеждагы «МОСХ-ка 30 ел» вакигаларында ачуы килгән Никита Сергеевич Хрущев шундагы картиналарны күргәч болай дип кычкыра: «Бу нинди мазня?"», бу күргәзмәдә Дмитрий Мочальский үзе катнашкан һәм Хрущевка күргәзмәне күрсәтеп йөргән була. Һәм бөтен бу җәнҗал, тавыш авырлыгы Мочальскийга төшә [2]

2008 елда Д. К. Мочальскийның 100-еллыгына Мәскәүнең Суриков институтында рәссамга багышланган әсәрләрнең күргәзмәсе ачыла. Профессор Д. К. Мочальскийның берничә буын студентларының профессор остаханәсендә эшләгән 100-дән ашу матур сүрәтләре, эскизлары, останың үзе сызмалары экспозицияда куелган була.

Д. К. Мочальский Мәскәүнең Ваганьково зиратында җирләнгән[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР-ның атказанган рәссамы (1961)
  • РСФСР-ның халык рәссамы (1969)
  • ССРБ-ның халык рәссамы (1980)
  • И. Е. Репин исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1967) — «Чирәм җирләр кешеләре» сериясеннән «Яңа йортка күчүчеләр», «Яңа өйләнешкән чирәм җирләрне күтәрүчеләр», «Кызыл почмак», "Читтән торып укучы"картиналары өчен.

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Большой энциклопедический словарь: В 2-х т. /Гл. ред. А. М. Прохоров. — М.: Сов. энциклопедия, 1991
  • ГТГ, описание работ Дмитрия Мочальского, 2009 М. Л. Бодрова, составители: Н. А. Мочальский,2009

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дмитрий Константинович Мочальский [1]