Дмитрий Сабинин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Сабинин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дмитрий Сабинин
Туган 17 (29) ноябрь 1889
Санкт-Петербург, Россия империясе[1]
Үлгән 22 апрель 1951(1951-04-22)[1] (61 яшь)
Краснодар крае, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре ботаник
Эш бирүче Пермь дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Дмитрий Анатольевич Сабинин (1889 елның 17 (29) ноябре, Петербург1951 елның 22 апреле, Краснодар крае) — совет ботанигы, үсемлекләр физиологы, проректор (1923—1924), Пермь университетының үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1924—1929), МДУ үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1932—1948), ССРБ Фәннәр академиясенең Үсемлекләр физиологиясе институты лабораториясе мөдире (1938—1941).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Сабинин 1889 елның 17 (29) ноябрендә Петербургта туган.

1913 елда Санкт-Петербург Император университетын тәмамлый.

1918 елда Пермь университетына үсемлекләр физиологиясе кафедрасына өлкән ассистент итеп чакырыла. Физиология лабораториясен булдыруда, Кама биология станциясе һәм Пермь университеты каршындагы Биология фәнни-тикшеренү институты эшендә катнаша. 1923 елда профессор исемен ала һәм бер елдан соң үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире итеп билгеләнә[2].

1923 елның февраленнән 17 декабренә кадәр — Пермь университетының проректоры (фәнни-укыту бүлеге мөдире)[3].

1929 елдан — Ташкәнтта мамыкчылык фәнни-тикшеренү институты лабораториясе мөдире, 1932 елдан — Бөтенсоюз ашламалар, агрохимия һәм агро-туфрак белеме институты лабораториясе мөдире.

1932—1948 елларда — МДУ профессоры һәм кафедра мөдире. 1938—1941 елларда — ССРБ Фәннәр академиясенең үсемлекләр физиологиясе институты лабораториясе мөдире.

1948 елда — МДУның Ботаника бакчасы директоры. ВАСХНИЛ август сессиясеннән соң 1948 елда ботаника бакчасы һәм биология факультеты физиология кафедрасы мөдире эшеннән ССРБның югары белем бирү министрының 1948 елның 23 августындагы «Мичуринчыларга каршы көрәш» өчен 1208 номерлы боерыгы белән азат ителә[4].

1949—1951 елларда ССРБ Фәннәр Академиясенең океанология институтының Кара диңгез станциясен җитәкли.

1951 елда Геленҗик янындагы Зәңгәр бухтада үз-үзенә кул сала (атып үтерелә)[5].

Кызы Марина (1917—2000) — музыка белгече.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасырның иң эре фитофизиологларының берсе, ул 1940 нчы еллар башында ук биологлар арасында беренчеләрдән булып үсемлекләрнең онтогенезында нуклеин кислоталарының зур ролен аңлый. 1945 елда «Үсемлекләрне минераль ашату» (1940) монографиясе өчен ССРБ Фәннәр Академиясе Президиумы тарафыннан аңа К. А. Тимирязев исемендәге премия бирелә[6].

Төп хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ми­не­раль­ное пи­та­ние рас­те­ний. М., 1940;
  • Фи­зио­ло­ги­че­ские ос­но­вы пи­та­ния рас­те­ний. М., 1955;
  • Фи­зио­ло­гия раз­ви­тия рас­те­ний. М., 1963;
  • Из­бран­ные тру­ды по ми­не­раль­но­му пи­та­нию рас­те­ний. М., 1971.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Сабинин Дмитрий Анатольевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Суворов В. И. Сабинин Дмитрий Анатольевич // Профессора Пермского государственного университета: (1916—2001) / Гл. ред. В. В. Маланин. — Пермь: Изд-во Перм. ун-та, 2001. — 419 с. — С. 164.
  3. Капцугович И. С. Перестройка высшей школы в восстановительный период. Дальнейшее развитие университета. 1921—1925 годы // Пермский государственный университет им. Горького: Исторический очерк. 1916—1966. / Под ред. Ф. С. Горового. Пермь: Кн. изд-во, 1966. — 292 с. — С. 30.
  4. ПРИКАЗ от 23 августа 1948 г. N 1208
  5. Цельникер Ю. Л. «Я не мог поступить иначе». О судьбе профессора Д. А. Сабинина // Электронная библиотека «Современные проблемы».
  6. ЛАУРЕАТЫ ПРЕМИИ ИМ. К.А.ТИМИРЯЗЕВА.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чайлахян М. Х. Жизнь и творчество профессора Д. А. Сабинина // Физиология растений. 1965. Т. 12. Вып. 5;
  • Генкель П. А. Дмитрий Анатольевич Сабинин. 1889—1951. — М.: Наука, 1980. — 184 с. — (Научно-биографическая серия). — 14 000 экз.
  • Дмитрий Анатольевич Сабинин в воспоминаниях современников : Сборник / Отв. ред. В. Н. Жолкевич. — М.: Наука, 1992. — 232 с. — (Ученые России. Очерки, воспоминания, материалы). — 450 экз.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]