Катерина Андреева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катерина Андреева latin yazuında])
(Екатерниа Бахвалова битеннән юнәлтелде)
Катерина Андреева
Туган 2 ноябрь 1993(1993-11-02) (30 яшь)
Минск, Белоруссия
Ватандашлыгы  Белоруссия
Һөнәре журналист, рипартүр, политический заключённый
Эш бирүче Белсат[d]
Җефет Ильяш, Игорь Владимирович[d][1]

 Катерина Андреева Викиҗыентыкта

Екатерина Андреевна Бахвалова (белар. Кацярына Андрэеўна Бахвалава; 1993 елның 2 ноябре, Минск, Беларусия) — Беларусия журналисты, сәяси тоткын.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Екатеринаның карт бабасы Давид Пинхасик (1914—1996), танылган журналист була, карт әбисе Мария Ваганова (1908—?) «Полесская правда»ның беренче баш мөхәррире, соңрак «Советская Белоруссия» дә эшли. Екатерина бабасы Сергей Ваганов, белорус журналисты, «Труд в Беларуси» газетасының баш мөхәррире була. Ата-анасы — филологлар[2].

Мәгариф һәм һөнәри эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангыч белемне Минскиның 19 нчы мәктәбендә алган, аннары 23 нче гимназиядә укыган. Мәктәптән соң Минск дәүләт лингвистика университетына укырга керә, ләкин өченче курста волонтер булып Испаниягә китә, анда ике ел уздыра. Туган ягына кайткач, гаилә династиясен дәвам итәргә һәм журналистика белән шөгыльләнергә була. Үз юлын «Халык журналисты» бәйгесендә призлы урын алудан башлый. «Наша Ніва(белор.)» да публицистика яза башлый.

Вакытлар узу белән телевидениегә килгән, 2017 елдан Екатерина «Белсат(белор.)» телеканалы белән хезмәттәшлек итә, стримнар алып бара, урам журналистикасы белән шөгыльләнә. Актив профессиональ позиция аша хакимиятләрнең үз һөнәри бурычларын үтәүгә тискәре реакциясен күп тапкырлар җәлеп иткән. Ире Игорь Ильяш белән бергә югары дәрәҗәле түрәләр һәм бизнесменнар арасында коррупцияне тикшерү белән шөгыльләнгән, Донбасста хәрби конфликт темасын яктырткан. 2020 елда аларның «Белорусский Донбасс» дигән уртак китабы дөнья күрә, ләкин 2021 елда Беларусиядә экстремист дип таныла: китапта күпьеллык журналистик тикшерү нәтиҗәләре чагылдырылган, алар арасында Беларусия хезмәтләре һәм дәүләт предприятиеләренең сепаратистлар ягында сугышта катнашуларын ачыклаган[3].

Екатерина беренче тапкыр 2017 елда Оршада тоткарлана. 2020 елның 12 сентябрендә ул Минскида хатын-кызлар маршын турыдан-туры трансляцияләгән өчен ОМОН тарафыннан тоткарлана һәм 3 тәүлеккә кулга алына[4].

2020 елның 10 декабрендә беларус хокук яклаучылары аны «Ел журналисты» дип атый[5][6].

2021 елның 10 мартында Дариуш Фикус исемендәге премия(пол.) лауреаты була[7].

2021 елның 9 апрелендә Алеся Липая исемендәге «белар. Гонар журналістыкі» (Журналистика хөрмәте) премиясе лауреаты була[8].

2021 елның 7 июнендә «Axel-Springer-Preis(алм.)» лауреаты була[9].

2021 елның 10 июнендә «Courage in Journalism AwardКалып:Ref-simple» лауреаты була[10].

2021 елның 29 июль «Preis für die Freiheit und Zukunft der Medien(алм.)» лауреаты була[11][12].

2021 елның 12 августында «Free Media Awards(ингл.)» лауреаты була[13].

2021 елның 15 октябрендә «Prix Europa(алм.)» лауреаты була[14][15].

Җинаять эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журналистка Дарья Чульцова белән бергә, 2020 елның 15 ноябрендә Минскидагы «Үзгәрешләр мәйданы»нда һәлак булган Роман Бондаренко(рус.) истәлеген искә алырга килгән кешеләрне көччеләр тарафыннан куылу урыныннан турыдан-туры эфирдан соң, җәмәгать тәртибен тупас бозучы гамәлләр оештыру турында җинаять эше фигуранты була. Җиде тәүлек административ кулга алынганнан соң, иреккә чыкмый. Екатеринаны судка кадәр Жодинодагы изоляторга күчерәләр. 2020 елның 24 ноябрендә ун оешманың уртак белдерүе белән, шул исәптән «Весна» хокук яклау үзәге(рус.), Беларусия журналистлар ассоциациясе(рус.), Беларусия Хельсинк комитеты(рус.), сәяси тоткын дип таныла[16].

2021 елның 18 февралендә Минскның Фрунза районы суды (судья — Наталья Бугук) хөкем карары чыгара, аның нигезендә Екатерина Андреева гомуми режимлы колониядә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә[17].

2021 елның 27 мартында 8 нче Жодино төрмәсендә Андрееваның төрмә комиссиясе алдында үз гаебен танудан баш тартуы өчен экстремизмга ия булучы статус алуы һәм аерым контрольгә алынуы турында билгеле була[18].

2021 елның 23 апрелендә Минск шәһәр суды тарафыннан каралган хөкем карарына каршы апелляция канәгатьләндерелми[19].

Эзәрлекләүләргә реакция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 4 февралендә Европа парламенты депутаты, Делара Бурхардт(рус.) сәяси тоткынны шефлыкка ала[20]. 2021 елның 8 февралендә Беларусиядәге АКШ илчелеге Чульцова һәм Андрееваны азат итәргә чакырган гариза белән чыгыш ясый[21]. Хөкем карары чыгарганнан соң, 2021 елның 18 февралендә, Польша президенты Анджей Дуда Чульцова һәм Андрееваны амнистияләргә чакырган[22].

Бәяләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Крепкие духом, уверенные в своей правоте, поддержанные друзьями, коллегами и совсем незнакомыми людьми — такими войдут в учебники Катя и Даша» — дип «Новы Час(рус.)»ның баш мөхәррире Оксана Колб Екатерина Андреевага һәм Дарья Чульцовага хөкем карары чыгарылыр алдыннан язган[23].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журналист Игорь Ильяш белән 2015 елда таныша, бер елдан алар өйләнешәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://prisoners.spring96.org/be/person/ihar-iljasz
  2. Панкавец, Зміцер (2020-11-21). Хто такая журналістка Кацярына Андрэева? Расказваюць яе муж і дзядуля (be). Наша Ніва(белор.). әлеге чыганактан 2021-03-25 архивланды. 2021-03-25 тикшерелгән.
  3. В Минске судили книгу «Белорусский Донбасс». Признали экстремистской (ru). Белсат(белор.) (2021-03-26). әлеге чыганактан 2021-03-27 архивланды. 2021-03-27 тикшерелгән.
  4. Styrczula, Antoni. Mąż aresztowanej reporterki Biełsatu: „To tak bolesne nie móc przytulić ukochanej osoby” (pl). Белсат(белор.). әлеге чыганактан 2021-02-05 архивланды. 2021-03-27 тикшерелгән.
  5. Названы лауреаты Национальной правозащитной премии (ru). Кеше хокуклары үзәге «Виасна»(рус.) (2020-12-10). 2020-12-11 тикшерелгән.
  6. Есть такая профессия! "Журналистами года" правозащитники пр (ru). Белорусский партизан(рус.) (2020-12-10). әлеге чыганактан 2020-12-10 архивланды. 2020-12-11 тикшерелгән.
  7. Кацярына Андрэева і Дар’я Чульцова сталі лаўрэаткамі прэміі імя Дар’юша Фікуса (be). Будзьма беларусамі!(белор.) (2021-03-10). әлеге чыганактан 2021-03-10 архивланды. 2021-03-10 тикшерелгән.
  8. Катерина Борисевич, Катерина Андреева и Дарья Чульцова удостоены премии «Гонар журналістыкі» (ru). Брестская газета(рус.) (2021-04-09). әлеге чыганактан 2021-04-09 архивланды. 2021-04-10 тикшерелгән.
  9. Axel-Springer-Preis an Nachwuchsjournalisten verliehen (de). Die Welt(рус.) (2021-06-07). әлеге чыганактан 2021-06-08 архивланды. 2021-06-08 тикшерелгән.
  10. Журналистки Андреева и Чульцова стали лауреатами журналистской премии за мужество (ru). Хартия’97(рус.) (2021-06-10). әлеге чыганактан 2021-06-10 архивланды. 2021-06-10 тикшерелгән.
  11. - Leipziger Medienpreis geht an belarussische Journalistinnen (de). Deutschlandfunk Kultur(алм.) (2021-07-29). әлеге чыганактан 2021-07-29 архивланды. 2021-07-29 тикшерелгән.
  12. „Zeichen der Ermutigung“ nach Belarus (de). Medienstiftung der Sparkasse Leipzig(алм.) (2021-07-29). әлеге чыганактан 2021-07-29 архивланды. 2021-07-29 тикшерелгән.
  13. Кепински, Ольга (2021-08-12). Все награды Free Media Awards присуждены белорусским журналистам (ru). euronews. әлеге чыганактан 2021-08-12 архивланды. 2021-08-12 тикшерелгән.
  14. Ik, Adom (2021-10-16). Kaciaryna Andrejewa i Daria Czulcowa europejskim dziennikarzem roku (pl). TVP Info(пол.). әлеге чыганактан 2021-10-17 архивланды. 2021-10-17 тикшерелгән.
  15. PRIX EUROPA 2021 European Journalist of the Year 2021 (en). Prix Europa(алм.) (2021-10-15). әлеге чыганактан 2021-10-17 архивланды. 2021-10-17 тикшерелгән.
  16. Правозащитники признали политзаключенными журналисток Борисевич, Андрееву и Чульцову (ru). Naviny.by(рус.) (2020-11-24). әлеге чыганактан 2020-11-24 архивланды. 2020-12-11 тикшерелгән.
  17. Спевак, Дарья (2021-02-18). Журналисток «Белсата» приговорили к 2 годам лишения свободы (ru). Onliner.by(рус.). ex-press.by. әлеге чыганактан 2021-04-22 архивланды. 2021-04-27 тикшерелгән.
  18. “Tabliczka z napisem bojowniczka”. Dziennikarka Biełsatu uznana w więzieniu za ekstremistkę (pl). Белсат(белор.) (2021-03-27). әлеге чыганактан 2021-03-28 архивланды. 2021-03-28 тикшерелгән.
  19. Суд пакінуў без зменаў вырак Кацярыне Андрэевай і Дар’і Чульцовай. Каці і Дашы ў зале не было (be). Белсат(белор.) (2021-04-23). әлеге чыганактан 2021-04-23 архивланды. 2021-04-23 тикшерелгән.
  20. Members of Parliament from Switzerland, Germany and Ireland take over godparenthood for Yuliya Slutskaya, Katsiaryna Andreyeva and Vitold Ashurak (en). Libereco (2021-02-04). әлеге чыганактан 2021-02-04 архивланды. 2021-02-24 тикшерелгән.
  21. ЗША заклікалі вызваліць журналістак Кацярыну Андрэеву і Дар’ю Чульцову перад судом (be). Азат Европа радиосы/Азатлык радиосы (2021-02-08). әлеге чыганактан 2021-03-16 архивланды. 2021-03-16 тикшерелгән.
  22. Польскі прэзыдэнт заклікаў улады Беларусі амніставаць асуджаных журналістак «Белсату» (be). Азат Европа радиосы/Азатлык радиосы (2021-02-18). әлеге чыганактан 2021-03-15 архивланды. 2021-03-16 тикшерелгән.
  23. Колб, Аксана (2021-02-12). «Помста за праўду» (be). Новы Час(рус.) (6 (714)): 1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]