ОМОН

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ОМОН latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәскәүнең Кызыл мәйданында ОМОН хезмәткәрләре

ОМОН яки аерым әһәмиятле мәбил әтрәт (элек — аерым әһәмиятле милиция әтрәде, рус. ОМОН, Отряд мобильный особого назначения, искечә — Отряд милиции особого назначения) — Русия территориясендәге «кайнар нокталар», масскүләм акцияләр һәм чараларда хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре чишелешенә тартыла торган махсус пүлисә бүлекчәләре.

Гади пүлисә белән чагыштырганда, ОМОН бүлекчәләре алардан яхшырак коралланганнар; шуның өстенә ОМОН хезмәткәрләре махсус хәзерләп чыгаруны үтәләр.

ОМОНның беренче 19 әтрәт 1988 елның 3 октябрендә оештырылганнар. Иң башта ул өч ССРБ республикаларының 12 шәһәрендә булган (шул исәптә Мәскәү, Ленинград, Минск, Рига); ССРБ таркалуыннан соң ОМОН бүлекчәләре Мәскәүдә һәм Питырбурда гына калганнар. Соңрак ОМОН РФның башка эре шәһәрләрдә дә оештырылган (Нижгар, Новосибирск, Екатиринбур һ. б.). 1990-елларның башына ОМОН әтрәтләре һәр халык саны буенча 500 000 кешедән артык шәһәрләрдә диярлек бар булганнар.

Охшаш чит илләрдәге оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]