Euronews

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Euronews latin yazuında])
Euronews
Euronews логотибы
Канал логотибы
Дәүләт Франция байрагы Франция (Лион) — юрисдикция иле
Таралу бөтен дөнья
Эшли башлау вакыты 1993 елның 1 гыйнвары
Хуҗасы Euronews SA акционерлык җәмгыяте (2008 елдан)
Телләр инглиз, француз, испан, алман, итальян, португаль, рус, гарәп, төрек, фарсы

Рәсми сайт (ингл.)

EuroNews (инглизчәдәнЕвропа хәбәрләре, рәсми француз атамасы — la Chaîne Européenne Multilingue d’Information euronews) — тәүлек буена 24 сәгать эшләүче Европа мәгълүмати телеканалы. Дөнья вакыйгалар видеотасмасын 10 тел комментарийлары белән бирә. Барлыгы 150 илдә карала (кабель, иярчен һәм эфир тапшыру).

1992 елда, Гыйрактагы сугышны нейтраль булмаган караш белән тапшыру вакытында, Европаның үзенең мәгълүмати каналын булдыру карар ителгән. Телевизион тапшыру 1993 елның 1 гыйнварында башлана.

Тапшыру телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 ел халәте буенча Евроньюс 10 телдә даими тапшырулар алып бара:

Шулай ук украин һәм румын телләрендә кыска хәбәрләр чыгарылышлары бар.

No Comment Tv[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

No Comment рубрикасы — каналның бренды. Аның кысаларында «үз үзе өчен сөйләгән» кыска роликлар чыга.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]