Ефим Учитель
Ефим Учитель | |
---|---|
Туган | 28 октябрь 1913 яки 1913 Тирасполь, Херсон губернасы |
Үлгән | 18 август 1988 яки 1988 Санкт-Петербург, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Серафимовски зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе РСФСР[d] СССР |
Әлма-матер | Петербур дәүләт кино һәм телевидение университеты[d] |
Һөнәре | кина әпирәтере, кинорежиссёр, сценаричы |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | Алексей Учитель |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Ефи́м Ю́льевич Учи́тель (1913 елның 15 (28) октябре, Тирасполь, Херсон губернасы, Россия империясе — 1988 елның 18 августы, Ленинград, ССРБ) — совет операторы, режиссёр һәм документаль кино сценарий авторы. Бөек Ватан сугышы елларында фронт кинооператоры. ССРБның Халык артисты (1976).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ефим Учитель 1913 елның 15 (28) октябрендә Тираспольда яһүд гаиләсендә туа[1][2][3]. Әтисе 1914 елда нигез салынган «Днестровский край» газетасы типографиясендә җыючы булып эшли[4], 1918 елда ул вафат була һәм гаилә абыйсы тәрбиясендә кала[5]. Апасы кинотеатрда кассир булып эшли һәм Ефим тиздән кинематограф, аннан фото белән мавыга. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ленинградтагы ФЗУ мәктәбенә укырга юллама белән җибәрелә. Кирпеч һәм механика заводларында эшли[6].
1930 елдан 1935 елга кадәр Ленинград киноинженерлар институтының оператор факультетында укый. Институтны тәмамлаганнан соң оператор ассистенты, 1937 елдан Ленинград кинохроника студиясендә оператор булып эшли. 1939—1940 елларда Совет-фин сугышы вакытында «Маннергейм сызыгы» (1940) документаль фильмын төшерүдә катнаша.
1941 елның июненнән Ленинград фронтының һәм 67 нче армиянең киногруппасында була. 1942 елда режиссёр буларак «Ленинград көрәштә» фильмы өстендә эшли. Ленинград темасын «Ленинград блокадасы өзелеше» (1944), «Ленинград» (1947), «Ленинград батырлыгы» (1959), «Ленинград белән очрашу» (1970), «Ленинград. Еллар һәм казанышлар» (1974), «Ленинград — каһарман шәһәр» (1975) фильмнарында дәвам итә[7].
1964 елдан — «Ленинохроника» (1968 елдан — Ленинград документаль фильмнар студиясе) беренче иҗат берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе.
50дән артык документаль фильм, киножурналлар өчен сюжетлар, махсус кинохроника чыгарылышлары төшерә.
БКП(б) әгъзасы, 1940 елдан ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы (Ленинград бүлеге)[8].
1988 елның 18 августында Ленинградта вафат була. Серафим зиратында җирләнгән.
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны — Нина Константиновна Войцеховская (1922—1995), «Искусство» нәшриятында мөхәррир. Улы — Алексей Ефимович Учитель (1951), кинорежиссёр, оператор, продюсер һәм сценарий авторы.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Ленинградны саклау өчен» медале (1942 елның 22 декабре) [9];
- Кызыл Йолдыз ордены (1943 елның 21 апреле)[10];
- I дәрәҗә Сталин премиясе (1943) — «Ленинград көрәштә» фильмы өчен (1942);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945 елның 24 феврале)[11];
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (1945 елның 9 мае)[12];
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале (1945 елның 6 июне)[13];
- «Ленинградның 250 еллыгы истәлегенә»медале;
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1964);
- Бертуган Васильевлар исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1967);
- Ленинградта Бөтенсоюз кинофестивале премиясе;
- РСФСР халык артисты (1969);
- А. П. Довженко исемендәге көмеш медаль (1973);
- Ленин ордены (1973);
- ССРБның халык артисты (1976);
- Фрунзада Бөтенсоюз кинофестивале премиясе;
- Октябрь Инкыйлабы ордены (1983);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ УЧИТЕЛЬ Ефим Юльевич — Российская Еврейская Энциклопедия. www.rujen.ru. 2020-03-18 тикшерелгән.
- ↑ Ф. Д. Свердлов «В строю отважных: евреи, участники Великой Отечественной войны». әлеге чыганактан 2009-05-03 архивланды. 2011-10-21 тикшерелгән.
- ↑ Евреи в молдавском кинематографе
- ↑ Династия режиссёров родом из Молдовы – Ефим и Алексей Учитель. www.moldovenii.md. 2020-03-18 тикшерелгән.
- ↑ Интервью с Алексеем Учителем, archived from the original on 2013-10-18, retrieved 2021-11-19
- ↑ История XX века, запечатлённая кинокамерой, archived from the original on 2021-11-19, retrieved 2021-11-19
- ↑ Ефим Учитель / оператор, режиссёр, фронтовой кинооператор. Музей ЦСДФ. 2020-07-20 тикшерелгән.
- ↑ Справочник Союза кинематографистов СССР. — М.: Всесоюзное бюро пропаганды киноискусства, 1986. — С. 255. — 544 с. — 6000 экз.
- ↑ Учитель Ефим Юльевич / Медаль «За оборону Ленинграда». Подвиг народа.
- ↑ Учитель Ефим Юльевич / Орден Красной Звезды. Подвиг народа.
- ↑ Учитель Ефим Юльевич / Орден Отечественной войны I степени. Подвиг народа.
- ↑ Учитель Ефим Юльевич / Медаль «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.». Подвиг народа.
- ↑ Учитель Ефим Юльевич / Медаль «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.». Подвиг народа.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Вольман Н. Б. Ефим Учитель. — Искусство, 1976. — 144 с. — (Мастера советского театра и кино).
- Великая Отечественная война, 1941—1945 // Энциклопедия / Гл. ред. М. М. Козлов. — М.: Советская энциклопедия, 1985. — 832 с. — 500 000 экз.
- Кино. Энциклопедический словарь / Гл. ред. С. И. Юткевич; Редкол.: Ю. С. Афанасьев, В. Е. Баскаков, И. В. Вайсфельд и др. — М.: Советская энциклопедия, 1987. — С. 440. — 640 с. — 100 000 экз.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Учитель Ефим Юльевич // История кинематографа
- Учитель Ефим Юльевич 2021 елның 19 ноябрь көнендә архивланган. // Энциклопедический проект «Личности»
- 28 октябрь көнне туганнар
- 1913 елда туганнар
- 18 август көнне вафатлар
- 1988 елда вафатлар
- Санкт-Петербургта вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- СБКФ әгъзалары
- Совет-фин сугышында (1939-1940) катнашучылар
- Питырбурда вафатлар
- Сталин премиясе лауреатлары
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- РСФСР халык артистлары
- ССРБ халык артистлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- ССРБ кинорежиссерлары
- Әлифба буенча кинорежиссёрлар
- Санкт-Петербург кино һәм телевидение университетын тәмамлаучылар