Зур мәчет (Рим)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур мәчет (Рим) latin yazuında])
Мәчет
Рим мәчете
итал. Moschea di Roma
Мәчет күренеше. 2006
Мәчет күренеше. 2006
Мәчет күренеше. 2006
Ил Италия
шәһәр Рим, Viale della Moschea 85
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 19841995 еллар
Төп даталар:
1984 (төзелеш башланган)
1995 (ачылган)
Халәте гамәлдә

Зур Рим мәчете, Рим җәмигъ мәчете (итал.  Grande Moschea di Roma ) — Италия башкаласы Римдә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Бер үк вакытта 12 000 гә кадәр гыйбадәт кылучыны сыйдыра. Ачылыш вакытында (1995) Көнбатыш Аурупада иң зурлардан санала[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Италиядә ислам

Мәчетне Әфганстанның мөһаҗирлектәге шаһзадәсе Мөхәммәт Хәсән һәм аның хатыны Разия нигезләгән. Мәчет төзелешенә каршылар була[2], әмма рим папасы Иоанн Павел II проектка үзенең фатихасын биргәч, эш башлана. Мәчетнең архитекторлары — Паоло Портогези, Витторио Джильотти, Сами Мусави постмодерн стилендәге традицион рим архитектурасын хәтерләтүче проект эшли. Манараның биеклеге бәхәсләр уята — мәсьәлә Изге Петр чиркәве гөмбәзеннән якынча бер метрга түбәнрәк итү өчен манара биеклеген бераз кыскарту юлы белән хәл ителгән. Бинаны планлаштыру ун елдан артыкка сузыла: Рим шәһәр шурасы 1974 елда җир бүлеп бирә, әмма беренче таш 1984 елда, ул чактагы Италия президенты Сандро Пертини(ингл.) катнашында салына. 1995 елның 21 июнендә ачыла. Мәчет өчен 1966 елда нигезләнгән Италия ислам мәдәни үзәге (итал. Centro Islamico Culturale d'Italia) җаваплы[3]. Директорлар шурасына төрле сөнни илләрдән вәкилләр керә. Төзелеш бәясе йөз миллиард лирга якын тәшкил иткән, нигездә, Согуд Гарәбстаны финанслаган, ул бина белән идарә итү чыгымнарының шактый өлешен күтәрүен дәвам итә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 30 000 квадрат метр. 20 метрдан артык диаметрлы үзәк гөмбәзе, 16 кечкенә гөмбәзе бар. Манарасының биеклеге 43 метр. Мәчеттә Аллаһ белән мөселманнар арасында элемтәне символлаштыручы, пальмага охшаган берничә колонна бар.

Эчке диварларның бизәлеше, нигездә, Коръәннең «Аллаһ - яктылык» дигән темасы белән аваздаш, якты төсләргә буялган плитәләрдән эшләнгән. Интерьер оптик эффект тудыручы мозаика белән бизәлгән, идәндә геометрик бизәкле фарсы келәме җәелгән. Төп гыйбадәт залы 2 500 кешене сыйдыра. Хатын-кызлар өчен намаз уку урыны югарырак урнашкан галереядә.

Мәчет комплексында Италия ислам мәдәни үзәге резиденциясе, 10 меңнән артык гарәп телендәге китап саклана торган китапханәсе, шулай ук класс бүлмәсе булган белем бирү зонасы урнашкан.

Дини чараларга өстәп, мөселманнар өчен мәдәни һәм социаль хезмәтләр күрсәтә. Туй тантаналары, ритуаль хезмәтләр, күргәзмәләр, съездлар һәм башка чаралар үткәрә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп гыйбадәт залы
Төп гыйбадәт залы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]