Зур панда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур панда latin yazuında])
Зур панда
Сурәт
Кыскача исем A. melanoleuca
Масса 104 грамм[1] һәм 117,5 ± 40 килограмм[1]
Халыкара фәнни исем Ailuropoda melanoleuca David, 1869[2][3][4]
Таксономик ранг төр[2][3][4]
Югарырак таксон Большие панды[d][2][3]
Таксонның халык атамасы Großer Panda[5]
Тәүге атамасы U. melanoleucus[d]
Эндемик булган төбәкләр Кытай[6]
Макималь гомер озынлыгы 36,8 ел[7]
Йөклелек чоры 130 ± 33 тәүлек[8]
ХТСБ саклану статусы куркыныч яный[d][9]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы gigadb.org/dataset/100004
Төрләр ареалы харитасы
Яшәү тирәлеге урман
Туклану чыганагы бамбуковые[d]
Вәкиле Кытай һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды
CITES Appendix Appendix I of CITES[d][10]
Оя зурлыгы 1,5 ± 1[1]
Геном төзелеше URL-ы ensembl.org/Ailuropoda_melanoleuca[11]
 Зур панда Викиҗыентыкта
Атналык панда баласы
Зур панда Сан-Диего зообакчасында

Зур панда яки бамбук аюы, һинд камышы аюы (лат. Ailuropoda melanoleuca) — аюлар гаиләлегеннән (Ursidae) янутларның кайбер үзлекләренә ия булучы үзенчәлекле кара-ак йонлы имезүче хайван төре.

Ailuropus ыругының бердәнбер калган заманча төре.

Зур панда үзәк Кытайның таулы төбәкләре - Сычуань һәм Тибетта яши.

XX гасырдан панда - Кытайның милли эмблемасы булды.

Панданың кытайча атамасы - 熊猫, пиньинь: xióngmāo, "аю-мәче" дигән сүз. Элек панда - тимгелле аю (Ailuropus melanoleucus) дип аталган.

Пандасыманнар гаиләлегенә (Ailuridae) Зур панда төре керми.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур панда озынлыгы 1,2-1,8 метрга җитә, массасы 17—160 кг тәшкил итә. Ана пандага караганда ата панда зурлыгы буенча 10% һәм авырлыгы буенча 20% зуррак.

Бүтән аюлардан аермалы буларак панда шактый озын койрыгына ия (10-15 см).

Тәне массив, куе ак күрек белән капланган, күзләре тирәсендә кара таплар, кара колаклар, кара аяклар бар. Арткы кыска юан аякларда үткен тырнаклар урнашкан. Алгы аякларда зур бармак һәм биш гади бармак бар.

Тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ерткыч хайван булганга карамастан панда гомер буе тик бамбук ашый. Җиткән панда көн саен 30 га кадәр кг бамбук ашый.

Кайчакта панда күкәй, кечкенә кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, үләксә дә ашый.

Әгәр бамбук чәчәк атканнан соң үлеп бетсә, панда ачлыктан да үлә. Шундый очраклар 1963 һәм 1975 елларда булган.

Җәен пандалар югары температурадан качсын өчен 4000 м биеклегенә менәләр.

Зур панданың кардәш хайваны - Көньяк Америкада торучы күзлекле аю булып тора. Кече панда үз гаиләлеген булдыра (Пандасыманнар).

Үрчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ана панда йөклелеге 95-160 көн дәвамында сузыла. Ана панда 1-2 баласын таба, аның авырлыгы 90-130 г җитә.

Тоткынлыкта панда бик сирәк үрчи.

Саклану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур панда куркыныч янаган төр булып тора, 2016 елга кадәр юкка чыгучы төргә караган.

Кыргый тәбигатьтә нибары 2060 панда кала бирә.

Зур панда Кыргый Табигатьнең Бөтендөнья вакыфы (WWF) символы булып тора.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Chorn J., Hoffmann R. S. Ailuropoda melanoleuca // Mamm. SpeciesASM, OUP, 1978. — ISSN 0076-3519; 1545-1410doi:10.2307/3503982
  2. 2,0 2,1 2,2 Integrated Taxonomic Information System — 2003.
  3. 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  4. 4,0 4,1 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.
  5. Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — ISBN 978-3-662-46270-6doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  6. 蒋志刚, 周开亚 中国哺乳动物多样性 // 生物多样性 — 2015. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2014202
  7. Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World — 1 — 2005.
  8. Grzimeks Enzyklopädie — 1 — M: Kindler Verlag, 1988.
  9. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  10. Species+
  11. Ensembl